erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Мошенниклардан сакланыгыз, 1 санына басмагыз!

Мошенниклар телефон аша алдауның яңадан-яңа схемаларын уйлап табып кына торалар. Әйтик, сезгә робот шалтырата да, “Бу банктан. Сезнең картадан акча салдыралар. Моны сез эшләмәсәгез, блокка куярга теләсәгез, “бер” санына басыгыз” ди. (Шәһри Казан)

Соңгы вакытларда шикле хатларда 1ле саны еш очрый башлады, дип кисәтә KP.RU. Интерфакс-ЛАБ тикшеренү үзәге башлыгы Илья Мунерман әйтүенчә, 1гә басып, телефонны блокка куеп булмый, әмма ул мошенниклык чылбырының бер этабы. “Хәзер кешеләр куркынычсызлык хезмәтеннән яки полициядән шалтыратабыз дигәнгә ышанмыйлар. Вакытны һәм трафикны сарыф итмәс өчен роботлар куллана башладылар. Роботлар тизрәк шалтырата. Аннары мошенник икәнен белгәч, алар белән мыскыллап сөйләшүчеләр дә бар. Робот белән алай сөйләшеп торып булмый. Ә 1гә баскан яки элемтәдә калган кеше белән аралаша башлыйлар. Аннары сөйләшү дәвамында кирәкле мәгълүматны алалар”, – ди ул. Мошенникларның максаты – төрле ысул кулланып, cvv-код (картаның арткы ягындагы өч сан) белән карта номерын алу.

Ул гына түгел. “1гә баскан кеше алар белән сөйләшеп китә калса, анкета узарга да тәкъдим итәргә мөмкиннәр, – дип сөйләгән басмага киберкуркынычсызлык буенча икенче бер эксперт. – Анкета тутыру өчен сылтама килә. Аңа басарга ярамый. Бу бик куркыныч: аңарда читтән смартфон белән идарә итәргә яки телефоныгызның клонын барлыкка китерә торган вируслы программа булырга мөмкин. Мошенникларның, телефоныгызны сүндереп, шул клон ярдәмендә акчагызны алу куркынычы бар. Акча күчергәндә килә торган хатларны юкка чыгарып, тагын телефоныгызны кабызырга мөмкиннәр һәм анда бернинди дә шикле әйбер калмый”. Эксперт әйтүенчә, кешене кызыксындыру өчен бонуслар – 500 сум да вәгъдә итәләр. Аны күчерү өчен картаның өч санлы кодын да сорарга мөмкиннәр. Бу җәлеп итү чарасы да, алдау да.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 http://shahrikazan.ru/news/t%D3%A9rlese/moshenniklardan-saklanygyz-1-sanyna-basmagyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X