erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Мөселманнарга Яңа елда әйлән-бәйлән уйнау, бүләк бирү һәм теләк теләү гөнаһмы?

«Яңа ел безнең бәйрәм түгел, мөселманга бу көнне бәйрәм итәргә ярамый» дигән фикерләрне ел саен ишетергә туры килә. Бәйрәмдә бүләк бирешү, Кыш бабайга ышануны да гөнаһка санаучылар бар. Шушы «ярый» белән «ярамый»ларның чиге кайда? Казан шәһәренең «Рамазан» мәчете имамы Солтан хәзрәт Морадыймов Яңа елга бәйле сорауларга ачыклык кертте ("Ватаным Татарстан", Казан, Динә Гыйлаҗиева).

 

– Солтан хәзрәт, Яңа ел җитә башласа, бер сорау тирәсендә гел бәхәсләр куера. Тагын бер кат искәртеп үтегезче: мөселманнарга Яңа ел каршыларга рөхсәт ителәме?

– Әгәр мөселман изгелекләре белән Аллаһы Тәгаләгә якыная, шайтаннан ерагая алса, аның өчен һәрбер көн бәйрәм булып санала. Әгәр без 31 декабрьне Аллаһы Тәгалә риза булган гамәлләр белән уздырсак, аны изгелекләр белән мул итсәк, намаз, догалар укып уздырсак, бу бәйрәм дә безнең өчен күркәм көн булыр. Аллаһы Тәгаләнең ачуын китерә торган, гөнаһ гамәлләр белән уздырсак, мөселманнар өчен иң зур бәйрәм саналган җомга көннең дә нуры, бәрәкәте югалырга мөмкин. Бервакыт мәчеткә, ярдәм сорап, бер карт килде. Улларының Яңа елны эчеп, ямьсезләнеп, кәеф-сафа корып үткәрүеннән туеп килгән иде ул. Аларны күпме генә үгетләсә дә, дөрес юлга кертергә тырышса да, нәтиҗәсе булмаган. Аңа: «Гаиләң белән хәләл, күркәм табын артына җыел, вәгазьләр тыңлап, балаларың белән бергә басып намаз укып, Яңа елны бер тапкыр булса да шулай каршылап карагыз әле», – дип киңәш бирдем. Ни гаҗәп: шушы киңәшне тотканнан соң, бу гаилә ел саен бәйрәмне шулай хәләл рәвештә уздыра башлады. Ул ел да бу картның балалары өчен шундый уңышлы булды. Тормышларында дәрәҗә, саулык ягыннан да, бәрәкәт мәсьәләсендә дә бик зур алга китеш булды. Яңа ел бәйрәме безгә бер еллык гомеребезгә йомгак ясау, үз-үзебезгә хисап кылу вакыты да булырга тиеш. Бу елны ничек уздырдым? Аллаһы Тәгаләгә якынайдыммы? Коръән Аятьләре ятладыммы? Кешеләргә ярдәм итә алдыммы икән? Бу көнне әнә шул сорауларга да җавап табу мәслихәт.

– Мөселман балаларына чыршы бәйрәмендә катнашу, әйлән-бәйлән уйнау, Кыш бабайдан бүләк алу гөнаһмы?

– Минем тирәмдә Кыш бабай бар дип ышанган бер генә бала да юк. Баланы алдарга кирәкми. Балага Яңа елның Кыш бабай булып киенгән кеше килә, балалар шигырь сөйли, күңел ача торган бәйрәм икәнлеген аңлатырга кирәк. Чыршы бәйрәменә килгәндә, ул хәләл юл белән хәләл бүләкләр тарату рәвешендә оештырылган булса, аның бер гөнаһы да юк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам бер хәдисендә: «Һәрбер гамәл ниятенә карап билгеләнер», – дигән. Шуңа күрә чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнауның да төп максаты табыну түгел, күңел ачу гына булырга тиеш.

– Ел уңышлы булсын дип, бәйрәмдә бер-береңә ел символы төшкән сувенир, магнит бүләк итү дөресме?

– Болай эшләүнең мәгънәсе аңлашылмый. Бу һаман да шул нәрсәгәдер табынуны хәтерләтә. Мөселман кешесенә күркәм рәвештә тәсбих, мәчет рәсеме төшерелгән, мөселман бәйрәмнәре язылган календарь бүләк итү хәерлерәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бәйрәм алдыннан мулдан табын әзерлибез. Бу ризыкларның күбесе икенче көнне үк бозылып бетә. Ул көннәрдә ашауда да чама хисе югала. Бәйрәм дип, берьюлы ике гөнаһка батабыз булып чыга түгелме?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам хәдисендә: «Исраф кылу – хәрамгә алып бара торган гамәл», – диелә. Табын әзерләгәндә чама хисе булмауның иң беренче куркынычы әнә шуннан гыйбарәт. Икенчедән, исраф кылгач, ризыкта, малда, мөлкәттә, гаиләңдә бәрәкәт югала башлый. Шуңа күрә Яңа елда гына түгел, нинди генә бәйрәм, мәҗлескә табын әзерләсәгез дә, ризыкны исраф итүдән сакланырга кирәк. Шул ук вакытта ашаганда да чама хисен югалтырга ярамый.

– Яңа елда теләк теләү гөнаһмы?

– Юк, моның бер зыяны да. Аллаһы Тәгалә: «Миннән сорагыз, мин сезгә җавап кайтарырмын. Һәр көнне, һәр мизгелдә дога кылыгыз», – дигән. Мөселман кешесе гыйбадәтенең асылы – ул дога, теләк теләү.

– Яңа ел алдыннан белгечләр елның нинди булачагын фаразлый башлый. Киләсе елга йолдызнамә төзелә. Аларга ышаныргамы?

– Киләчәкнең нинди булачагын бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Көз көне: «Быел кыш салкын, карсыз була», – дип сөйләгәннәр иде. Менә күреп торасыз. Матур итеп кары да яуды, көннәре дә кышка хас булганча салкын. Шуңа күрә мондый фаразларга, йолдызнамәләргә ышану – гөнаһ. Алар бар да билгеле бер кешенең уйлап чыгарулары белән бәйле. Әгәр алар дөрестән дә киләчәктә ни буласын белсәләр, иң бай кеше булырлар иде. Җир йөзендәге барлык гыйлемнәрнең ачкычы – Аллаһы Тәгаләдә. Аннан өстен булырга ярамый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X