erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Начар юлда автомобилең зыян күрсә...

2003 елның 6 октябрендәге “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы Федераль законның 1нче маддәсенең 5нче пункты нигезендә, торак пунктлар чикләрендәге җирле әһәмияттәге автомобиль юлларының торышы җирле әһәмияттәге мәсьәләләргә керә.

1995 елның 10 декабрендәге 196нчы номерлы Федераль законның 12нче маддәсе нигезендә, юлларны техник регламентларга һәм башка норматив документларга туры килерлек хәлдә тоту автомобиль юлларын тотуны тормышка ашыручы  кешеләргә йөкләнә. Дәүләт хезмәтендәге һәм юлларның торышы өчен җаваплы башка кешеләр аларны хәрәкәт өчен куркынычсыз хәлдә тотарга бурычлы.

Шулай итеп, муниципаль берәмлек җитәкчелеге, автомобиль юлларының хуҗасы буларак, юлларны тиешле хәлдә тоту буенча йөкләнгән вазыйфаны үтәргә тиеш.  Җирле үзидарә органы әлеге закон белән билгеләнгән бурычны тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә килгән зыян өчен җаваплы.

Юлның техник торышын тәэмин итүгә килешү нигезендә алынган оешма да җаваплы зат булырга мөмкин. Мондый оешма муниципаль берәмлек җитәкчелеге үтенече буенча суд тикшерүенә өстәмә җавап бирүче буларак чакырылырга яисә аннан соң  җитәкчелек зыян күрүчегә түләгән сумманы эзләтеп алырга мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Валерий Медведев,

Арча районы прокуроры ярдәмчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X