Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Нарколог: «Электрон тәмәкенең зыяны әзрәк дигән сүз дөрес түгел»

    Шәһәр урамнарында кулларына кечкенә генә, төтен чыгара торган җайланма тоткан кешеләр байтак очрый. Вейп, электрон тәмәкене ни өчен тарталар, ул гадәти тәмәкедән нәрсәсе белән аерыла һәм кеше организмы өчен зарары турында «Интертат» язмасында. (Ләйсән Рәхмәтуллина)

    Начар гадәтләрсез тормышны алга сөрүче, сәламәт яшәү рәвешенә өндәүчеләр күп булуга карамастан, әлеге гадәтләрдән җиңел генә арынып булмый. Бүгенге көннең шундый гадәтләренең берсе  — ул вейп, ягъни электрон тәмәке. Әлеге сүз инглиз теленнән пар дигәнне аңлата. 

    Вейп (электрон тәмәке) — ингаляция, ягъни сулау өчен югары дисперслы аэрозоль (пар) барлыкка китерә торган электрон җайланма.
    Шәһәр урамнарында кулларына кечкенә генә, төтен чыгара торган җайланма тоткан кешеләр байтак очрый. Сүз дә юк, әлеге электрон тәмәкеләр дә кеше сәламәтлеге өчен зыян сала торган әйбер. Чагыштырмача яңа җайланма булганга күрә, сәламәтлек өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында төгәл тикшеренүләр юк. Аның зыяны әлеге вейпларны куллану вакыты һәм ешлыгына да бәйле.

    Яңа заман вейпларының уйлап табучысы булып кытай фармацевты Хон Линк санала. Нәкъ менә ул составында никотин булган сыеклыкның парга әйләнүе өчен ультратавыш кулланырга тәкъдим итә. Электрон тәмәкедә тәмәке яфраклары юк, шулай да күбесендә никотин бар. 2020 елдан вейплар Россиядә дә тәмәке продукциясе булып санала.

    Электрон тәмәкене Сейшел утрауларында, Бразилия, Мексика, Норвегия, Һиндстан, Тайланд һәм Австралиянең кайбер штатларында сату тыелган. Шулай булуга да карамастан, вейп сату да, аларны кулланучылар да елдан ел арта.

    Интернетта китерелгән статистика мәгълүматларына караганда, 2011 елда вейпны 7 млн кеше кулланса, 2016 елда — 35 млн, ә бүген бу саннар 55 млн га җитә. Вейп куллану бигрәк тә яшьләр арасында популяр.


    «Вейпны сатып кына калмыйм, үзем дә тартам»
    Вейпшоплар, ягъни шул электрон тәмәкене сата торган кибетләр дә байтак икән. Шуларның берсенә шалтыратып, кибетчесе белән әңгәмә кордым. «Вейплар — никотин куллану дөньясындагы бер үсеш баскычы дияр идем. Тәмәке тартуда гына тукталып калмаулары, яңа ысул-чаралар уйлап табарга тырышулары да яхшы. Бизнес өчен дә яңа идеяләр барлыкка килә. Бүген вейпларга ихтыяҗ бик зур.

    Вейпларның гадәти тәмәкедән төп аермасы: кеше турыдан-туры тәмәке тартмый. Электрон тәмәке тарткан вакытта кеше составында никотин булган сыеклыкның парын суыра. Кешеләр төрле тәмнәрне сайлап ала ала: төрле җиләк-җимеш һәм башкалар.

    Вейпларны ирләр күбрәк тарта дип әйтеп булмый, кибеткә хатын-кызлар да еш керә. Яшьләр күп, араларында 18 яше тулмаганнары да очрый. Без вейпларны сатканда паспортны карыйбыз.

    Иң арзан вейп — бер генә тапкыр кулланып була торганы 300 сум тора. Ул 1-2 көнгә җитә. Бераз озаккарак җитә торганнары 500-700 сум тирәсе. Күп тапкыр кулланыла торган вейплар мең сумнан алып 4 меңгә кадәр дә булырга мөмкин. Боларының картриджлары алмаштырыла, өстәмә сыеклык кына алырга кирәк.



    Вейплар сатканда акыл сатып утырмыйбыз, бөтен тискәре йогынтысы турында да тартмасында аңлатып язылган. Кешеләр үзләренең нәрсә алганнарын беләләр бит. Бәйрәм алдыннан сатулар артты, араларында бүләккә дип алучылар да бардыр дип уйлыйм. Вейп сату бизнесы көннән-көн үсә.

    Реклама

    Мин вейпларны сатып кына калмыйм, үзем дә тартам. Электрон тәмәке белән 22 яшемдә таныштым, куллануыма 3 ел була инде. Элек электрон тәмәкеләрнең җайланмалары зуррак, пары да күбрәк чыга иде. Кесә кальяны кебек иде алар. Хәзер инде алар башка төрле: кечерәк тә, пары да азрак. Аңа кадәр мин гадәти тәмәке тарттым. Вейплар тегеләренә караганда арзанрак та чыга әле. Күп тапкыр кулланыла торганына аена бер тапкыр сыеклык алып тору очсызракка төшә. Аннары алар гадәти тәмәкегә караганда зарарсызрак та дип беләм. Көн дәвамында тарткалап алам инде. Үземдә никотинга бәйлелек бар дип саныйм. Вейпларга салына торган сыеклыкның никотинсызлары да бар. Аларны уйлап чыгарганда төп максаты — тәмәке тартуны, ягъни никотинны әзрәк куллана башлап, нәтиҗәдә ташлау була.

    Хәзер үзем дә составында никотины әзрәк булганны кулланып, әкренләп тәмәкене ташларга җыенам. Яшьлек хатасын төзәтмәкче булам. Никотинга бәйлелектән тыш, физик процесс буларак та бәйлелек бар. Кеше никотиннан азат булса да, аңа шул тәмәке тарту процессы, ияләнгән гадәте дә рәхәтлек бирә, — дип сөйләде вейплар сатучы егет.

    «Вейптан соң тәмсез ис калмый»
    «Ни өчен электрон тәмәкене сайладыгыз?» — дигән сорау белән Венерага (исеме үзгәртелгән) мөрәҗәгать иттем. «Мин инде бер ел чамасы электрон тәмәке тартам. Аларны гадәти тәмәкедән зарарсызрак дип санамыйм. Вейптан соң тәмсез ис калмый, шуңа электрон тәмәке тартам», — дип аңлатты ул.

    «Әйләнә-тирәдә вейплар кулланучы кешеләр күпме икән?» — дип тагын бер танышыма мөрәҗәгать иттем. «Берара тәмәкене ташлыйбыз дип, ике хезмәттәшем вейпка күчкәннәр иде. Бер ай чамасы кулландылар. Тартуларын ташламадылар, вейпта берни дә юк дип кире тәмәкегә күчтеләр», — диде ул.

    «Электрон тәмәке составында да зыянлы матдәләр җитәрлек»
    Электрон тәмәкенең зарары турында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар психиатр-наркологы, балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий белән сөйләштек.

    Электрон тәмәке никотин аркасында зарарлы. Кеше гади тәмәкедән электронга күчеп тә никотинга булган бәйлелекне дәвам итә дигән сүз. Башта электрон тәмәкедән башлаучылар да соңыннан гади тәмәкегә күчәләр. Электрон тәмәке составында зарарлы химик матдәләр күп. Шуларның иң куркынычы — этиленгликоль. Ул температура тәэсирендә таркала һәм шуның белән организмга зыян сала, аның агулануына китерә.

    Электрон һәм гади тәмәкедән арыну юллары бертөрле. Ике очракта да никотинга булган бәйлелек белән көрәш алып барыла. Әгәр дә кеше үзе төрле ысуллар белән дә тәмәке тартуын ташлый алмый икән, ул һәрвакытта да безгә, миңа мөрәҗәгать итә ала. Психотерапевт кирәк булган очракта без эшкә аларны дә җәлеп итәбез.

    Тәмәке тартуны ташлау өчен төрле кешегә төрле вакыт кирәк. Кайберәүләргә, мәсәлән, бер консультация дә җитә, аларга бер этәргеч кенә кирәк. Кеше эчтән моңа әзер булмыйча, тышкы басым — әти-әнисе, гаиләсе үгете белән генә килүчеләргә күбрәк вакыт сарыф ителә. Кеше әлеге начар гадәтен башкалар өчен түгел, ә үзе өчен ташларга тиеш. Шул очракта гына бу бәйлелекне җиңеп була.

    Тәмәке тарту җитди авырулар да китереп чыгара: сулыш алу органнары, кан ясалу органнары, ашказаны һәм эчәклекләр эшчәнлегенә, нерв системасына да зур зыян сала.

    Тулырак:  https://intertat.tatar/news/society/12-01-2022/narkolog-elektron-t-m-kene-zyyany-zr-k-dig-n-s-z-d-res-t-gel-5846221

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: