erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ни өчен ислам динендә каш йолку тыела?

Динебез буенча, бик нык ихтыяҗ (медицина ягыннан күрсәтмәләр) булмаганда, хатын-кызга үзенең тышкы кыяфәтен үзгәртү кирәкле эш түгел. Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм тышкы кыяфәткә бернинди нигезсез (кирәкмәгәнгә) үзгәртүләр кертүгә каршы булган.

Ул ясалма яки башка кешенең чәчләрен ялгаучылар, тәнгә рәсемнәр (татуировка) ясатучылар, тешләрне кайраучылар, кашларны, керфекләрне йолкучылар Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм калырга мөмкин дип кисәткән  (Имам Әл-Бохари, Имам Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).

Керфек ялгау бары берничә очракта гына рөхсәт ителә: хатын-кыз аны урамда чит кешеләр өчен түгел, ә ире өчен генә ясатса.
Керфекләргә кеше чәче ялганмаса.
Тәһарәт алыр алдыннан салына торган булса.
Тыелган материаллардан ясалмаган булса.
Ә менә каш йолкытуның динебез тарафыннан тыелган булуын әлеге хәдис дәлилли:
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кашларын йолкучыларга, йолкытучыларга Аллаһының ләгънәте булды», – дип әйткән.
Каш буяуга килгәндә, әгәр ул кешенең гадәти рәвешен үзгәртми икән, монда тыю юк.
Әмма буяуның составында нәҗес матдәләр булмавы һәм тәһарат алганда каш астына су үтүе шарт булып тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

("Дин вә мәгыйшәт")

 http://shahrikazan.ru/news/din/ni-chen-islam-dinend-kash-yolkuny-tyela

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X