erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ни өчен өрек, күрәгәләрне суда тотарга кирәк?

Бөтен рецептларда да диярлек кипкән җимешләрне кулланыр алдыннан яхшылап юып кына калмыйча, суда озаклап тотарга кушалар.

Сәбәбе – аларны сатар алдыннан, ялтырап торсын өчен, май белән эшкәртәләр. Гадәттә, моның өчен иң арзанлы май кулланыла. Ул яхшы ялтырый да. Ябышкак майга исә тузан, чүп ябыша.

Нинди шартларда сакланганнарын да белмибез. Ә менә ямьсез, караңгы төстәге җимешләрне бернәрсә белән дә капламыйлар. Аларны юарга кирәк, ә менә суда тоту мәҗбүри түгел. Мондыйларын аласыгыз килсә, тонык караңгы төстәге йөзем белән кара җимешне сайлагыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кипкән өрекләрне, каралып китмәсен өчен, күкерт диоксиды белән эшкәртәләр. Бу матдәне исә юып бетереп булмый. Аны бик куркыныч дип әйтеп булмый, әмма мондый күрәгәне күп ашарга ярамый. Югары концентрациядәге күкерт диоксиды аллергия китереп чыгарырга мөмкин.

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/ni-chen-rek-krglrne-suda-totarga-kirk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X