erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Нигә мин ябыкмыйм: Авырлыкны ташларга комачаулаучы 8 гадәт

Файдалы киңәшләр. ("Хезмәт даны", Юлдус Гыймадиева)

1. Стресс. Ул, кортизол гормоны дәрәҗәсен арттыру аркасында, артык май туплауга китерә. Стресс вакытында чамадан тыш күп ашала.

2. Йокы җитмәү. Йокы туймау яки еш уяну сәбәпле, аппетит барлыкка килә. Шуңа күрә көненә 8 сәгатьтән дә ким йокламаска киңәш ителә. Сәгать кичке уннан төнге уникегә кадәрге йокы файдалы санала.

3. Фастфуд һәм файдасыз ризык. 

4. Тозлы, баллы һәм майлы ризыклар.

5. Туклану режимы. Гадәттә, көн дәвамында үзләрен ризыктан чикләргә тырышкан кешеләр соңгы кичке ашны өстен күрә. Киресенчә, көнне туклыклы иртәнге аштан башлау киңәш ителә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

6. Салкын су эчү. Уянганнан соң иртәнге ашка кадәр 15 минут алдан, шулай ук көн дәвамында җылы су эчү бик мөһим, чөнки ул матдәләр алмашына, организмнан токсиннар чыгуына ярдәм итә.

7. Ризык әзерләгәндә төрле тәмләткечләрне еш куллану.

8. Утыра торган, хәрәкәтсез эш урыны. Хәрәкәттә – бәрәкәт. Эштән кайткач, 1-1,5 сәгать җәяү йөрү файдалы.

Чыганак: http://kukmor-rt.ru/news/faydaly-kishlr/nig-min-yabykmyym-avyrlykny-tashlarga-komachaulauchy-8-gadt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X