erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Нинди гөлләрне өйдә тотарга ярамый?

Тәрәзә төбендә утырган гөлләр өйгә ямь биреп кенә калмыйча, агу “чәчеп” тә утырырга мөмкин икән. Флорист и блогер Зоя Ильяшенкова АиФ.ru га шулар турында сөйләгән ("Шәһри Казан").

 

Бөтен гөлне дә өйдә үстерергә була, әмма бик игътибарлы булырга кирәк, чөнки аларның кайберләрендә агулы сок бар. Мәче, этләр аларны чәйнәп, зыян күрергә мөмкиннәр. Кечкенә балаларга да кагыла бу.

Агулы гөлләр: монстера, алоказия, диффенбахия. Аларның согы куркыныч. Балалар ялгыш кына өзеп алсалар, бармакларын яндырырга мөмкиннәр. Шуңа да аларны өске шүрлекләрдә тотыгыз.

Йокы бүлмәсенә “авыр”, көчле исле гөлләр куймагыз, чөнки алардан баш авырта. Әйтик, бик күпләр яраткан орхидеяны.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кояш төшә торган тәрәзә төпләренә урын калмаса, кайбер гөлләрне күләгәле җиргә куйсагыз да була. Әмма бу күләгәне яраталар дигән сүз түгел, алар аңа чыдам булган өчен генә. Алар: хәзер бигрәк тә модада булган сансевиерия (кайбер төрләре), монстеры, филодендрон, сциндапсус.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/nindi-gllrne-yd-totarga-yaramyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X