erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Нурулла хәзрәт: «Өйдәге сихерләнгән әйберне тапмыйча, сихерне бетереп булмый»

Күрәзәче, сихерчеләр янына барырга ярыймы? Сихер нәселдән-нәселгә күчә аламы? Күз тисә нишләргә? Бу турыда Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сөйләштек ("Интертат", Казан, Гадел Әхмәтҗанов).

 


«Исламда ак тылсым, кара тылсым дигән әйбер юк»
Нурулла хәзрәт, сихер, бозым, күз тию нәрсә белән аерыла?

Коръәни Кәримдә «Фәләкъ» сүрәсендә кешегә зыян китерә торган өч әйбер турында әйтелә. Аларның беренчесе — караңгылыкның зыяны. Бу вакытта кешегә физик зыян килә. Мәсәлән, аны талыйлар, башына сугалар, кыйныйлар, үтерәләр. Бу — җинаятьләр. Сихер зыяны бар. Коръәни Кәримдә бу «тиеннәргә өрүче» дип әйтелгән. Сихерче турында шулай әйтелә. Өченче зыян — көнчелек, хөсетлек. Гомумән алганда, кешегә килә торган зыянны шушы өч төркемгә бүлеп карый алабыз. Әлбәттә, бу өч әйбердән саклану чарасы да төрле.

Беренчедән, без Аллаһы Тәгаләгә сыенабыз. «Аллаһы Тәгаләм, бөтен начарлыктан сакласаң иде», — дип сорыйбыз. Шул ук вакытта, бу начарлыклар килгәндә, алардан дәвалану ысуллары да төрле. Таласалар, өшкертергә бармыйсың бит инде. Полициягә барып, гариза язасың.


Салават Камалетдинов
Кеше иң әзер булмаганы — күренми торган зыян, сихер, бозым һәм башка төрле әйберләрдер, мөгаен. Сихер, бозым, күрәзәчелек, астрология, йолдызнамә — бөтенесе бер әйбер. Бер-берсеннән бернәрсә белән дә аерылмыйлар. Шуңа күрә ак тылсым, кара тылсым дигән әйбер юк, алар бөтенесе — кара, начар әйберләр.

«Күрәзәчегә барган кешенең 40 көн намазы кабул булмый»
Күрәзәчеләрнең файдасы тия диләр бит…

Бездә кайчакта буталчыклык башлана. Күрәзәченең файдасы тисә, кеше: «Аның нинди зыяны булырга мөмкин?» — дип уйлый. Ә күрәзәче, чыннан да, файда китерергә мөмкин: ул йә югалган әйбереңне таба, йә иреңне кайтарырга булыша, йә берәр суны бозып бирә дә, балаңны начар юлдан коткарырга ярдәм итә. Күп кешеләр сихерчеләргә барып, үзләренең проблемаларын хәл итә.

Ләкин сихерчеләр вакытлыча гына булыша. Аларның ярдәменең ахыры барыбер начар бетә. Кеше башта моны сизми, уйламый. Әле ахырда начарлык килгәч тә, үзен гаепле дип уйлый. Гаеп анда бар, әлбәттә. Ул сихерчегә барганы өчен гаепле. Әмма сихерче шушы кешегә бернинди файда да китерми.

Мәсәлән, алар синең авыруыңны дәваларга мөмкин. Ләкин ул авыру вакытлыча гына дәвалана, аннан соң кире кайта. Шул кешегә тагын барырга мәҗбүр буласың. Бу сихерчегә бәйләнгән буласың. Шулай итеп, сихерчеләрнең максаты кешеләргә ярдәм итү түгел. Аларның максаты — кешеләрне үзләренә бәйләү, кешене Алладан аерып, шайтанга бәйләү. Бу кеше ярдәмне Алладан түгел, шайтаннан алсын, Аллага түгел, ә сихерче, багучыларга мөрәҗәгать итсен өчен эшләнә.

Кемдер: «Ул акча алмый бит», — ди. Әйе, бу сихерчеләр бушка да эшләргә мөмкин. Бу сихерченең изге булуын күрсәтми. Аның максаты синнән акча эшләү түгел, сине көферлеккә төшерү.


Салават Камалетдинов
Пәйгамбәребез саләллаһү галәйһи вәссәлләм: «Кеше күрәзәчегә барса, аның 40 көн намазы кабул булмый. Әгәр ул аңа ышанса, бу кеше көфер, иманнан, диннән чыгып киткән була», — ди. Ә бит күп кеше барып кына кайтмый, ә ышанып кайта. Сораштырулар буенча, татар халкының 46 процентының сихерче, им-томчыга мөрәҗәгать иткәне бар. Хатын-кызлар күбрәк йөри.

Шулай итеп, күрәзәчеме ул, сихерчеме, бозамы ул, дәвалыймы — берсен дә аермыйбыз. Дин юлы белән дәваламаса, болар бөтенесе дә шайтан юлы булып санала.

Сез әйткән көнчелек бу исемлеккә кермәде кебек…

Көнчелек, хөсетлек сихергә керми. Көнчелек ничек эшли соң? Кеше әйберен күргәч: «Аның бу әйбере юкка чыкса иде», — дип уйлыйсың. Менә бу көнчелек була. Бу очракта теге кешегә зыян килә. Монда догадан, Аллаһы Тәгаләгә зикер кылудан башка бернәрсә дә коткара алмый. Күз тию түгел бу. Анысы икенче. Монда кешегә икенче бер кешенең теләгән зыяны төшә.

Күз тимәсен өчен нишләргә?
Күз тияргә дә мөмкин бит әле.

Пәйгамбәребез: «Күз тию хак», — ди. Аның эшләү рәте болайрак: кемнеңдер берәр нәрсәсен күрәсең дә, сокланасың. Менә шушы күз тию була. Нишләп күз тия соң? Нишләп син бу әйбер белән сокланганнан соң, теге кешенең ул әйбере ватылырга, бозылырга мөмкин? Чөнки син ул матур әйберне, йә кешене күреп сокланасың, әмма шушы матурлыкны барлыкка китергән Аллаһы Тәгаләне искә төшермисең.

Шунлыктан Аллаһы Тәгалә син сокланган әйберне бозып, ватып куя. Мине онытып, бүтән сокланмасын дип. Без бит, мәсәлән, берәр галереяга картиналар карарга килгәч: «Кара әле, нинди матур», — дибез. Без аңларга тиеш: картина үзе матур түгел, ясаган кеше — даһи. Кирәк булса, ул аны тагын ясый ала. Менә монда да шулай. Әгәр дә матурлык, хозурлык күрәбез икән, «Сөбханалла, машалла!» — дияргә кирәк. Менә шулай иткәндә, күз тими.


Салават Камалетдинов
Кайвакытта әти-әниләр үз балаларына күз тидерәләр. «Кара әле, сөбханалла!» — дими алар. «Кара нинди матур», — диләр. Үз-үзеңнең әйбереңә дә күз тидерергә була. Әйтик, машинаңнан төшеп китеп барганда, бер борылып: «Бигрәк матур инде», — дип уйлап кына куясың… Икенче килүгә йә берәрсе кырып киткән була, йә үзең берәр җирен кырып китәсең. Шуңа да сокланган вакытта Аллаһы Тәгаләне гел истә тотарга кирәк.

Бу күз тию, хөсетлек сихергә керми. Ул кешеләрне сихерче дип әйтә алмыйбыз. Сихерче ул аерым, шайтан белән эшли торган эш…

Күз тидерүчегә гөнаһы буламы?

Күз тидергән кешегә гөнаһ булмый. Ләкин күзе каты булган кешеләр күз тидерә алганнарын белергә тиеш. Кеше әйберләре, балалар белән сокланудан сакланырга тиешләр. Күз тидергән кеше: «Сөбханалла, машалла», — дип әйтсә, зыяны тими башлый. Бик каты күз тигән очракта, күз тидергән кеше тәһарәт ала, аннан соң шул су белән күз тигән кешене юалар. Моның файдасы бар.

Сихернең беренчел билгеләре
Күз тигәнне, йә берәрсе сихер ясаганын кайдан белергә була?

Тормышта гадәти булмаган әйберләр була башлый. Мәсәлән, син авырыйсың, нәрсәдән авырганыңны таба алмыйлар, диагноз куя алмыйлар яки дәвалыйлар, әмма дәвалап бетерә алмыйлар. Йокың югалырга да мөмкин, тынычсызлык барлыкка килә, депрессиядән чыга алмыйсың.

Кайвакыт ир кеше яки хатын-кыз кайта да: «Мин гаиләдән китәм», — ди. Ә китәргә сәбәп юк. Нишләп китәсен үзе дә аңлата алмый. Менә бу очракта сихер, йә күз тигән булырга мөмкин.


Салават Камалетдинов
Гайре табигый хәлне һәр кеше үзе сизеп ала аны. Кеше үзенең нормаль, гадәти халәтен белә бит. Берәр үзгәреш сизеп алса, шикләнергә мөмкин. Бертуктамый шикләнеп йөрүчеләр дә бар. Аларга хәзрәтләр: «Синдә бер нәрсә дә юк, тынычлан, оныт», — ди. Ә алар һаман: «Юк-юк, нәрсәдер бар», — дип уйлый. Алай артык борчылырга кирәкми. Тормыш гел җайлы гына бармый. Берәр сынау чыгып алса, сихерләгәннәр, күз тигән дип борчылырга кирәкми. Әмма бу сынауларны җиңә алмасаң, алар үтмәсә яки алар ниндидер авырлык китерсә, гайре табигый булса, уйланырга кирәк.

Күз тию белән сихернең беренчел билгеләре бертөрле булырга мөмкин. Ләкин өшкергән вакытта аның нәрсә булганы күренә. Алар икесе дә бертөрле өшкерелә. Кайвакытта сихер өчен Коръәннең аерым аятьләре укыла. Күз тигәндә, җиңелрәк әйберләр дә җитеп тора, юыну, тозлы, өшкерелгән су белән юынып алу да җитә ала.

Сихерне эзләргә туры килергә дә мөмкин. Әйтик, өйдә сихерләнгән әйбер ташланган булса, аны табарга кирәк. Тапмыйча, ул сихер бетмәскә мөмкин. Шулай итеп, алар өшкерү, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү юлы белән дәваланалар.

«Бер сихерченең сихерен икенчесе бетерә алмый»
Кешеләр үзләрен сихерләнгән, күз тигән дип шикләнсә, беренче эш итеп дин әһелләренә түгел, күрәзәчеләргә китә. Кемнең сихер салганын алардан сорыйлар. Бу икеләтә дөрес булмый бит инде?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Беренчедән, бу ысул белән син сихереңне бетермисең. Икенчедән, үзең гөнаһ ясыйсың. Башта әйткәнчә, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйсы урынга, син көферлеккә төшәсең. Бер сихерченең сихерен икенчесе бетерә алмый. Алар икесе дә бер якта эшли, максатлары бер аларның. Берсе икенчесенең сихерен вакытлыча гына бетереп тора ала. Ләкин аннан соң ул яңадан кайта.

Шуңа күрә син бу сихердән башка сихер белән файда алсаң да, барыбер көферлеккә төшкән булып саналасың. Сихерне бары тик дин юлы белән хәл итәргә кирәк

Аннан соң, сихернең кемнән икәнен белер өчен багучыга баралар. Дөресен генә әйткәндә, бу сихернең кемнән булуын белү мөһим дә түгел. Дәваланырга кирәк. Кеше грипп ияртсә, кайдан иярткәне мөһимме? Юк. Дәвалану һәм моны булдырмау мөһим.

Ким дигәндә, 99,9 процент очракта багучы: «Сихерне сиңа якын кешең ясаган. Ирең, туганың, әтиең, апаң, сеңлең, дустың, эштәге коллегаң…» — ди. Бу алар белән аралар бозылсын өчен әйтелә. Син алардан шикләнеп, араларыгызны бозып, дуслашмыйча йөрсен өчен эшләнә ул. Ул бервакытта да чит кеше дими. Дөрес, чит кеше сихер дә ясамый инде… Аңа нәрсәгә кирәк инде син?.. Күрәзәче сүзенә ышанып, якыннар белән араны да өзәргә мөмкин.

«Өшкерелеп тә начар тормышка кире кайтучылар бар»
Димәк, бу очракта да хәзрәткә мөрәҗәгать итәргә кирәкме?

Әйе. Чөнки хәзрәтләр дин кушкан юллар, ысуллар белән эшли. Дини ысулдан башка бернәрсә дә ярдәм итми. Дорфа гына әйткәндә, хәзер кайберәүләр: «Менә хәзрәт үзенә кеше чакырып утыра. Клиентларны үзенә тарта», — дип әйтергә мөмкин. Юк. Эш монда клиентларда түгел. Хәзрәткә өшкертү сорап килмәсәләр әйбәтрәк, рәхәтрәк аңа. Ул авырулар, сихерләнгән, башлары киткән, акырып елап утырган кешеләр белән беркемнең эшлисе килми. Монда бары тик аларга ярдәм итү турында сүз бара.

Аннан соң… Өшкергән өчен беркем дә акча тотып килми. Әлбәттә, өшкергән хәзрәт тә акча сорамый. Ләкин шунысы сәер: кеше үзен өшкерткәннән соң сәдака бирергә ашыкмый. Сорап әйтүем түгел, дөрес аңлагыз. Табибка керер өчен мең ярым, аннан соң караган өчен, УЗИ, тегесе-монысы, операция өчен түлисең. Ә аннары дәваланырга дарулар өчен түлисе әле… Ә хәзрәт өшкереп җибәрсә, син аңа: «Аллага шөкер, сәдаканың азы-күбе юк аның», — дип 50 сум бирәсең дә китеп барасың.

Бу кешеләрнең рәхмәтлелеге дә шуннан күренә инде. Тагын бер тапкыр әйтәм, бу акча сорау түгел. Хәзрәт кешегә, өшкерүчегә мондый кешеләр әзрәк булган саен әйбәтрәк. Хәзрәткә никахта, исем кушу, дәрес бирү вакытында адекват кешеләр белән утыру күңеллерәк.

Кайвакытта җенләнгән кешеләрне икешәр, дүртәр-бишәр сәгать буе бертуктамый өшкерәләр, укыйлар. Ул җенләнгән кешегә бер урында 4-5 сәгать утыру күңеллеме? Беркем утыра алмый. Телевизор алдында да 5 сәгать утырып булмый, ара башлыйсың.


Салават Камалетдинов
Эш әле монда да түгел. Эш кешенең рәхмәтле булуында. Ул үзе дә рәхмәтлеме, юкмы, рәхмәтен ничек күрсәтә? Рәхмәтле булуга хәзрәтнең киңәшен тоту да керә. Туры юлга бастың икән, дөрес итеп яшә.

Бер егет бар иде. Онкология белән ята иде ул. Аны хастаханәдән: «Бар, өеңә кайт. Син үләсең, монда үлмә, өеңдә үл», — дип кайтарып җибәргәннәр. Бу егеткә утыз ничә генә яшь иде әле. Бу: «Әйдә, өшкерегез мине. Дин белән генә булышырга мөмкин», — диде. Хатыны безнең диндә түгел иде. Ислам кабул итеп, никахлар укытты, балаларына исемнәр куштырды, намазга өйрәнде.

Шулай өшкерергә хәзрәт чакырдылар. Моның өендә хәзрәт җиде көн "Ясин"нәр әйтеп өшкерде. Бу кеше терелеп чыкты. «Үләсез», — дип әйткәннәр иде. Аякка басты. Ләкин ничек яши башлады ул? Эчә, тарта, намазын укымый. Элеккеге тормышына кире кайтты. Бу кеше тагын авырып китеп, тагын теге хәзрәткә барса, ул булышмаска да мөмкин. Менә шунысы да бар бит әле аның… Монда бит хәзрәт түгел, Аллаһы Тәгалә булыша.

Тагын бер очрак. Бер кыз авариягә эләгеп, бер ай комада яткан иде. Мине догалар укырга чакырдылар. Килдем, укыдым… Шул ук көнне күзен ачкан бу кыз. «Кара әле, менә бит, дин ничек булышты», — дип әти-әниләре өчен көтелмәгән шатлык иде бу. Икенче көнне тагын чакыралар. Хәзрәт килеп укыган саен, хәле тагын да яхшырыр, аякка басар дип өметләнәләр.

Икенче көнне дә килдем. Шунда кызның әтисе: «Германиядән яхшы дару кайтарткан идек. Менә шул булышты», — ди. Алла, Коръән булышты дими, дару булышты ди. Мин шуннан аңлап алдым. «Инде хәзер безнең өшкерүләребез булышмас», — дидем. Чөнки Аллага рәхмәт әйтәсе урынга, алар даруга рәхмәт әйтә башлады. Чыннан да, күпме генә өшкерсәк тә, бүтән алга китеш булмады. Үлеп китте ул кыз…

Рәхмәтле булу дигән нәрсә бар. Һәм, беренче чиратта, Аллага рәхмәтле булырга кирәк. Монда сәдака бирү генә түгел, ә хәзрәтнең киңәшләрен үтәү, колак салу да керә.

«Өшкерүче үзен корбан итәргә әзер булырга тиеш»
Гомумән, сезгә еш киләләрме?

Мин үзем еш өшкермим. Менә шушыларны күргәннән соң, дөресен генә әйткәндә, алынып өшкерәсе дә килми. Аннан соң өшкергән кешенең үзенә дә зыян килә. Мәсәлән, әгәр дә шайтаннар белән эшләсәң, кешедән шайтан чыгарсаң, йә булмаса, бозым, сихерләрне өшкерсәң, шайтаннар синнән үч алырга мөмкин. Алар сиңа каршы хәйлә кора, башка шайтаннар белән элемтәгә кереп, сиңа зыян китерү юлларын таба ала. Шуңа күрә өшкергән кеше үзен шушы юлда корбан итәргә әзер булырга тиеш.

Гадәттә, өшкерүчеләр — олы кешеләр, яшь кешеләр түгел. Ул өлкән кешеләр еш авырый, хәлсез була. Мондый кешеләр бик кирәк. Ләкин мин шәхсән үзем алай итәргә әзер түгел дип әйтәсем килә. Балаларны күз тигәннән өшкереп алырга мөмкин. Ләкин зур сихерләр, шайтаннар белән саташучылар булса, аның Казанда махсус кешеләре бар. Мин шуларга җибәрәм.

Өшкерү кемнәргә булышмый?
Догалар булышмаган очраклар бармы?

Бар. Кайсы очракта булышмыймы? Кеше үзе ышанмаса. Әгәр дә кеше үзе ышанмый, аны өшкертергә өстерәп алып килгәннәр икән, булышмаска мөмкин. Чөнки монда өшкертелгән кешенең иманлы булуы, Аллага ышануы шарт.


Салават Камалетдинов
Кайчакта мәчеткә киләләр дә, өшкерүне сорыйлар. Шунда мин: «Ярый, мин сине өшкерәм. Ләкин бер атнадан тагын киләсең бит син», — дим. Бу кеше: «Нишләп?» — дип сорый. Чөнки син яулык бәйләп йөрмисең, бер атнадан сиңа тагын күз тия. Син хәрам ашыйсың. Сиңа тагын шайтан керә, зыян килә. Син намаз укымыйсың, йоклар алдыннан дога укып ятмыйсың. Сине Аллаһы Тәгалә шайтаннан-нидән сакламый… Аннан миңа бәйле булып каласың. Атнага, айга бер тапкыр туктамый гел минем янга йөгереп килеп торасың.

Шуңа күрә кайвакытта өшкергәннән соң, кешеләргә: «Минем киңәшләрне үтәмәсәгез, бүтән килеп йөрмәгез», — дип тә әйтеп куясың.

Сихерче мәңгелек тәмугта янамы?
Күрәзәче, сихерчеләр кешене шайтанга якынайта, дидек. Ә бу сихерчеләр үзләре гомер буена юылып бетә алмаслык гөнаһ эшли түгелме?

Бу гөнаһлар юылмый. Чөнки сихерчелек белән шөгыльләнү көферлек булып санала. Моның белән белеп, аңлап шөгыльләнгән кеше диннән чыгып китә. Мөселман түгел бу кеше. Ә мөселман булмагач, гөнаһ турында сүз бармый. Бу кеше инде мәңгелек тәмугта дигән сүз. Гөнаһын бетерер өчен, аңа Ислам кабул итеп, дингә кайтып, бу эшеннән ваз кичәргә кирәк.

Сихер белән шөгыльләнүчеләр бу эшләрен белеп һәм белми дә кылырга мөмкин. Шайтан белән турыдан-туры элемтәгә чыгып, «контракт» төзүчеләре бик сирәк. Гадәттә, алар ниндидер тавышлар ишетәләр, кайвакытта: «Бу тавышларны миңа Алла әйтә», — дип тә бутыйлар. Аңламыйлар үзләре дә. Йә нәрсәдер күрә башлыйлар. Пәйгамбәребез саләллаһү галәйһи вәссәлләм әйтә: «Сез күргән бөтен могҗизалар Алладан булмаска мөмкин», — ди. Ягъни оча торган, судан барган кешеләрне күрсәгез, ул кешеләрне әүлия, ниндидер могҗиза дип атарга ашыкмагыз, ди. Пәйгамбәребез бу кешеләрнең гамәлләренә карарга куша. Әгәр дә ул кеше диндә түгел, намаз укымый икән, бу шайтан галәмәте булырга мөмкин.

Сихергә өйрәнеп буламы?

«Имчелек-тымчылык нәселдән килә безнең», — диләр, ләкин моңа өйрәнергә дә була. Нәселдән килү мәҗбүри түгел. Син дә, мин дә өйрәнә алабыз аны. Моның өчен нәрсә кирәк? Җаныңны шайтанга сатарга кирәк. Аңа җаныңны күпмегә сатсаң, никадәр тирәнгәрәк китсәң, шайтан сиңа шуның кадәр күбрәк ярдәм итәргә мөмкин. Һәм син дә күрә, дәвалый башлыйсың. Ләкин син үзең дә көферлеккә төшәсең, кешеләрне дә адаштырган булып саналасың. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X