erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Орхидея үстерү серләре

Орхидеяны, гадәттә, пластик үтә күренмәле савытка утырталар. Бик сирәк кенә керамик чүлмәктә үсә торганнарын очратырга була. Үтә күренмәле савытлар әлеге гөл өчен кулайрак. Бу тамырларда фотосинтез процессы барсын өчен кирәк.

Чүлмәкнең аскы өлешендә тишекләр булырга тиеш. Артык су агып чыксын һәм тамырлар арасында һава әйләнеше булсын өчен шулай эшләнелә.

🥀Орхидеяны туфракка түгел, ә субстратларга утырталар. Ул агач кайрысы нигезендә ясала һәм составында нарат, чыршы, имән кисәкләре булырга тиеш. Кисәкләрнең зурлыгы 1-5 см чамасы булса кулай. Субстратка тагын агач күмере, керамзит та кушалар.

🌺Орхидея чәчәкләре белән даими сөендерсен өчен аның өчен максималь рәвештә тропик шартлар тудырырга кирәк. Гөл тәүлекнең 12-14 сәгатен яктылыкта уздырырга тиеш. Әмма иртән һәм кичен кояш нурлары турыдан-туры төшмәве яхшырак. Кыш айларында фитолампа кулланырга була.

🌹Температура режимын һәм дымлылыкны саклау хакында да онытмагыз. Җылы ярата торган орхидеялар өчен һава 22..28°С булса әйбәт санала. Ә тауларда үсә торганнарына җәен 15..25°С, кышкы айларда 14..20°С кирәк.

💐Дымлылыкка килсәк, орхидея үсә торган тирәлектә ул кимендә 50-70 процент булырга тиеш. (Җәйге эсселәрдә моның өчен суны гөлнең яфракларына сиптерергә мөмкин).

💐Орхидея су ярата торган үсемлек. Иң уңайлысы аны сулы савытка батырып тору. Җәй моның өчен 20 минут кирәк булса, кыш 5 минут та җитә. Шул вакыт эчендә тамырлар үзләренә кирәкле суны алырга өлгерә. Әмма артык су сибү дә гөлнең үлүенә китерергә мөмкин. Артык дымлылыкка караганда, орхидея корылыкны җиңелрәк кичерә.

💮Гөлгә су кирәклеген берничә билге буенча ачыклый аласыз:
- чүлмәкнең авырлыгы буенча (бигрәк тә чүлмәк үтә күренмәле булмаса);
- кулыгызны гөл утыртылган катнашмага 5 сантиметрга батырып карап;
- орхидея бәйләп куелган таякның аскы очына карагыз.

Әлбәттә инде тамырларның визуаль халәте дә су кирәкме-юкмы икәнен күрсәтәчәк. Әгәр дә тамырлар яшел икән, димәк, дым җитәрлек. Әгәр сорырак булса – су сибәргә вакыт җиткән дигән сүз.

Фото: https://unsplash.com/s/photos/orchid-flower

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/orkhideya-ster-serlre

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X