erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Пар остасы Айгөл Хөсәенова: «Коры мунча кермәгез, ятып парланыгыз, исерткеч эчмәгез»

Чабыну өчен нинди температура кулайрак? Мунчаны көн саен керергә буламы? Мунчада кәеф-сафа корып утырырга, исерткеч эчемлекләр кулланырга ярыймы? «Интертат» мунчаны дөрес керү кагыйдәләре турында профессиональ мунчачыдан сорашты.

Мунча яратучылар өчен бу озын яллар аеруча кулай булды. Себеркенең «кирәген биреп», бер көн калмый чабыналардыр. Мунчаның сихәт чыганагы булуы турында ишетеп беләбез анысы. Әмма тән ял итсен, организмга чынлап та файдасы булсын өчен мунчаны дөрес итеп керә белергә дә кирәк бит әле.

 Мунча яратучылар иң еш җибәрә торган хаталар
- Мунча керергә үзеңне алдан әзерли башларга кирәк, — дип киңәш итә Казанда пар остасы булып эшләүче Айгөл Хөсәенова. — Чөнки безнең халыкта ныклап утырып ашап, тулы ашказаны белән чабынырга килү гадәте бар. Мунча керер алдыннан җиңелчә генә капкалап алырга кирәк. Ярты көн булса да ашамыйча торып мунчага керү тагын да яхшырак. Болай эшләгәндә кеше үзен мунчада җиңел хис итә, ашказаны буш булганда организмнан токсиннар да тизрәк чыгарыла.

Шулай ук мунча яратучылар арасында иң еш җибәрелә торган хаталарның берсе — кызу температурада мөмкин кадәр озаграк парланып утырырга тырышу. Эссе һавага тәнне аз-азлап өйрәтергә кирәк. Эсселекне 45 градустан башлап 60 градуска кадәр арттырырга мөмкин. 55-60 градус мунча өчен иң оптималь температура санала.

Әлбәттә, мунча коры булырга тиеш түгел. Әгәр коры, кызу мунча керсәгез, организмда кислород күләме кискен кими һәм кеше үзен начар хис итә башлый. Эссе мунчаны даими рәвештә себерке белән су бөркеп дымландырып торырга кирәк. Мунча кызурак булган саен дымлылыкны арттыра барсаң, рәхәт булачак. Мунча керүче эсселеккә түзәргә түгел, аннан ләззәт, рәхәтлек алырга тиеш.

Бераз парланып утырганнан соң чыгып салкынча су белән коенып, үлән чәе эчеп алырга кирәк. Шуннан соң яңадан ләүкәгә менәргә була. Шул рәвешле 4-5 тапкыр парлану дөрес санала. Парланганда утырып түгел, ләүкәгә сузылып яту отышлырак. Бу тән тигез җылынсын өчен кирәк. Чөнки пар өске якта күбрәк була һәм утырганда баш белән аяк температурасы арасында зур аерма күзәтелә. 

Башка кызу капмасын өчен яулык яисә махсус башлык киеп куярга кирәк. Без үзебез клиентларны чапканда артык эссе икәнлеген тоя башласак, башларына салкын себерке дә куябыз. Ул минут эчендә сафландырып җибәрә, эссе күпкә җиңелрәк кичерелә. 

Халык арасында мунча белән бәйле имеш-мимешләр бик күп. Мәсәлән, тамакны җылыту, парландыру өчен мунчада кычкырырга, җырларга кирәк дигәнне ишеткәнем бар. Кычкырып утыру тамакка файда бирми. Себеркенең хуш исләрен иснәп утыру яисә сарымсак төнәтмәсе сибеп пар әзерләү, шуны сулау күпкә файдалырак булачак.

Мунча кергәндә суга төрле эфир майлары тамызып, шуны ташка сибеп керүчеләр бар. Бу ысулны мин начар дип әйтмим. Ләкин болай эшләр алдыннан эфир майларының чыннан да сыйфатлы, хәтта эчәргә яраклы булганнарын сайларга кирәк. Әгәр аның сыйфатында шикләнәсез икән, бөтенләй кулланмавыгыз яхшырак. Ясалма, составына төрле химик матдаләр кушылган майлар үпкәдә утырып кала, алар организм өчен зарарлы, — ди Айгөл.

«Исерткеч эчемлекләр һәм мунча сүзе янәшә тора алмый»
- Кайнар мунча кергәннән соң кар көртенә чыгып сикерүнең зыяны юкмы? Ул да файдалы дип халык үзе уйлап чыгарган бер юрама гына түгелме?

- Эссе мунчадан чыгып карга сикерүнең зыяны юк. Бу вакытта үзенә күрә бер контраст барлыкка килә һәм бу процесс кешене бик яхшы чыныктыра. Әмма карга сикерер яисә бозлы су белән коеныр алдыннан кеше үзенең организмын ишетергә өйрәнергә тиеш. Чөнки болай эшләгәннән соң организмы йомшаграк кешеләрнең салкын тиеп авырып китү ихтималы бар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мунчага еш йөрергә ярыймы? 

- Мунчага атнасына ике тапкыр керергә була. Көнаралаш керүнең дә зыяны юк. 


- Айгөл, күпләр мунчага исерткеч эчемлекләр кулланып ял итәргә дип килә. Мунчада көчле алкоголь куллануның зыяны бармы? 

- Әлбәттә! Исерткеч эчемлекләр һәм мунча сүзе янәшә дә тора алмый. Исерткеч эчемлекләрдән йөрәккә көч килүе бар. Мунчада шифа алып, токсиннарыннан котылу белән үк кеше үзенең организмын агулый башлый дигән сүз.  

- Бу көчле исерткеч эчемлекләргә генә кагыламы? Сыра эчәргә дә ярамыймы? 

- Сыра шулай ук организмга бик начар тәэсир итә. Мунча кергәндә хәтта куе чәй эчү дә файда бирми. Мунча кергән вакытта кеше бик күп сыеклык югалта. Су балансын мунчада һәм мунчадан соң үлән чәйләре, морс, компотлар, квас белән торгызырга була. 

«Мунча — сәламәтлекнең нигезе»
- Мунча нинди чирләрне дәвалый? 

- Мунчаны мең чирдән дәва дип юкка гына әйтмәгәннәр. Безнең әби-бабайларыбыз гомер-гомергә мунчага йөргән. Парлану, чабыну, юыну үзенә күрә бер гореф-гадәт, йола кебек тә булган. Элекке заманнардагы әллә никадәр йолаларны мунча белән бәйләп карарга мөмкин. Мунчада салкын тию, сулыш юллары, тире авыруларын дәвалаганнар. Хәтта бала да тапканнар. Мунча — сәламәтлекнең нигезе дип икеләнмичә әйтергә була. Салкын тию авыруларының башлангыч стадиясендә мунча керсәң, сәламәтләнүеңә төгәл ышана аласың. 

Безнең мунча «хатын-кызлар өчен йомшак мунча» дип атала. Безгә хатын-кызлар күбрәк чирләрне дәвалау өчен түгел, ә тынычлану, үзләрендә уңай хисләр уяту, стрессларны киметү, ләззәт алу максатыннан килә. Безнең мунча теләсә кайсы СПАдан да шәбрәк. 

 Тулырак: https://intertat.tatar/news/society/09-01-2022/par-ostasy-ayg-l-h-s-enova-kory-muncha-kerm-gez-yatyp-parlanygyz-isertkech-echm-gez-5846700

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X