Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Петуния чәчәргә ашыгыйк

    Петуния дүрт айлык чакта гына мөлдерәп чәчәк ата башлый. Шуңа да тиз арада чәчүебез хәерле.

    Петунияне февральнең беренче ункөнлегендә чәчү отышлы дип саныйм. Хәер тиз өлгерешле сортларын февральнең икенче яртысында да чәчәргә ярый.
    Петуниянең орлыклары бик вак. Аның гранулларга катырылганын чәчү җиңелрәк булса да, тишелеше начаррак. Сортлары да, гибридлары да күптөрле. Беренче тәҗрибәне иң гадиен үстереп караудан башлау отышлырак. Кибеттән сатып алынган, чәчәкләр үстерү өчен тәгаенләнгән туфрак катнашмасын “проращиватель” дип атала торган, тирәнлеге 4-5 сантиметрлы, өсте үтә күренмәле пластик капкачлы савытларга тутырабыз.

    Туфракны пульвиризатордан су сиптереп беркадәр дымландырабыз. Орлыкларны, ашка тоз, борыч сипкән кебек, туфракның өстенә генә сибеп җибәрәбез. Янәдән су бөркеп, капкачын каплап, җылы, якты урынга тишелдерергә куябыз. Гадәттә бер атна эчендә бик нәни үсентеләр шытып чыга. Көн саен иртә-кич савытның капкачын ачып, саф һава сулатабыз. Дымлылыкны тикшереп торабыз. Су сипкәндә бик нык сак булу сорала. Җылы суны үсемлек төпләренә энәсез шприц белән сибеп була, резин грушага тутырып, савытның кырыйлары буйлап сибеп чыгу да отышлы. Су сипкәннән соң, капкачны ябарга ашыкмыйк, туфрак өслеге кипшерә төшсен. Сугарган саен рәт араларына аз гына күләмдә коры ком, вак вермикулит йә туфрак өстәп җибәрсәк, караяк чиренә бирешмәс.

    Ике яфрагы чыккач, нәни үсемлекләрне берәмләп вак савытларга күчереп утыртабыз. Бакчачылык кибетләрендә 18, 24, 36, 48 секцияле, тирәнлеге 5 см чамасындагы юка пластик савытлар сатыла. Шуларга берәмләп күчерү отышлы. Петунияне 10-12 сәгать дәвамында якты урында тоту бик мөһим. Иртә-кич ике-өч сәгать фитолампа, ул булмаса, люминесцент яки светодиод яктырткыч астында тотарга туры килә. Гади лампочкадан аермалы буларак, бу яктырткычлардан җылылык таралып, нәни үсентене пешерми. Петуния 22-25 градус җылылыкта тишелә, көндез +18-20 градуста, төнлә +14-16 градуста үзен яхшы хис итә. Кояш нурларының турыдан-туры төшүен өнәми. Җылылыкны тикшереп тору өчен, тәрәзә төбенә градусник куярга киңәш итәм. Кышын тәрәзә төпләре салкын була, шунлыктан рассадалы лоток куясы урынга паралон йәки бер ягы фольгалы җылылыкны кире кайтара торган материал җәю отышлы.

    Тәрәзә янәшәсенә өстәл куярга була. Өстендәге капкачын көн саен аз-азлап ачып торып, үсентеләрне чыныктырабыз, чын яфраклары чыккач, капламасак та ярый.
    Петуниягә суны һәркөнне сибү сорала. Тик үсемлекләрне коендыра күрмәгез. Петунияләрнең рассадасын берәмләп күчергәннән соң 10 көн узгач, яфрактан тукландырабыз. Моның өчен эпин яки циркон, цветень кебек биостимуляторны су белән сыеклап өсләренә бөркү сорала. Дозасы препаратның кабында язылган. Аны киметергә ярый, тик арттыра күрмәгез! Петунияләр исәя төшкәч, ике атнага бер мәртәбә чәчәкләр өчен махсуслашкан комплекслы ашламаны җылы суда эретеп сибәбез. 3-4 пар чын яфрагы үсеп чыккач, сабак очларындагы үсеш нокталарын чеметеп өзеп чыгабыз. Яңадан- яңа янботакчыклар үсеп чыксын, чәчәк бөреләре күп булып яралсын өчен, бу эшне ике атна саен башкару сорала.

    Реклама

    Апрельдә лотокларны балконда чыныктыра башлыйбыз. Беренче көннәрдә 10-15 минут кына тотсак, көн саен вакытны арттыра барабыз. Бу вакытта суны үсемлекләрнең төбенә сибәбез. Көн сүрән булса – иртән, кояшлы булса – кичен сугарабыз. 3-3,5 айлык рассаданы, кыраулар срогы узгач – июньнең 10ында бакчага алып чыгып утыртырга була. Беренче көннәрдә өсләренә тукылмаган юка материал каплап, кояшта пешүдән саклыйбыз. Петуния якты, җылы урынны, уңдырышылы туфракны үз итә. Рассаданы тирән савытка яки түтәлгә 10 см тирәнлеккә күмдереп, үсемлекләрнең арасын 25-30 см калдырып утыртырга кирәк. Кашпога утыртып, диварга элеп куеп үстерсәгез, суны ешрак һәм мулдан сибү, төпләрен мүлчәләү сорала. Петуния июньнән октябрь азагына чаклы берөзлексез чәчәк ата, шиңгән чәчәкләрен өзә барырга гына кирәк. Аны җәй көне сыек үлән, тирес әчеткесе, көл төнәтмәсе белән ашлыйбыз.

    Хәмидә Гарипова,
    Казан.

     http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/petuniya-chchrg-ashygyyk

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: