erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Петуния үстерү серләре

Күбегезнең петунияләрегез үсеп киләдер инде.

Чәчәргә өлгермәгәннәр өчен менә хәзер чәчәргә самый вакыты. Хәзер көннәр озыная аларга үсәргә яктылык җитә башлады. Петунияләр тишелеп чыкканнан соң өч ай үткәч чәчәк ата башлыйлар. Менә хәзер чәчсәгез июньдә, кырау төшми башлагач, урамга чыгара аласыз. Үз өйләре белән торган кешегә иртәрәк утыртса да җайлы. Любой вакыт өстен каплый алалар яки чүлмәкләрдә булса өйгә кертеп тора алалар. Ә менә бакчалары янда булмаганнарга хәзер утырту яхшы. Петунияләрне -1 градус суык та бәрә. Шуның кадәр тырышып үстергәнне юкка чыгарасы килми бит инде. Аларны аерым торфяной таблеткаларга да, бер савытка да чәчәргә була. Торфяной таблеткаларга чәчкәнен пикировать итәсе булмый инде. Тегеләренә кирәк пикировка. Торфяной таблеткаларга чәчәргә уйласагыз 4 см диаметрлыларын алыгыз. Аларны тирән савытка куеп өсләренә су салырга кирәк күмелгәнче. 30 минут тирәсендә алар шул суны сеңдереп зураялар. Калган суын түгегез аннары. Зубочистка белән икешәр орлык салыгыз шуңа (рәсемне карагыз). Аннан өстен пленка белән каплап куегыз. Әгәр инде бөтенесен бер савытка чәчсәгез күпме орлык төшкәнен күрү өчен кар салыгыз балчык өстенә. Куерак төшкәннәрен зубочистка белән таратып җибәрерсез. Орлыкларны батырмагыз. Алар үзләре аска китә. Чәчкәннән соң пленка каплагыз. 20-25 градус җылы, якты урында торырга тиеш. Җирен пульверизатор белән генә чылатып торырга кирәк. Тишелеп чыккач беренче тапкыр пленкасын ачып көнгә ике мәртәбә 10 минут тирәсе җилләтергә кирәк. Икенче көнне 20 минут. Шулай көн саен вакытын күбәйтеп җилләтәсез. Суны төпләренә шприц белән генә тамызыгыз. Артык су сибү ярамый. Җире чама белән дымлы торырга тиеш. Инде үсеп башлары пленкага тия башлагач пленканы салдырасыз. Күп итеп тишелеп чыкканнарын пинцет белән сирәкләгез. 3-4 см үскәч пикировать итегез. 1.5 ай үскәннән соң үзәген кисәргә кирәк (ничек дөрес кисәсен рәсемнән карагыз). Үзәген кискәч тармаклана башлый. Тармаклары 9 см тирәсе үскәч аларның да очын кисегез. Шул чакта петунияләрегез куе матур булачак. Кустовой, гибридный сортлар өчен бер петуниягә 2 л, каскатный, ампельныйларга 3-5 литр, торнадо, тайфун сортларына бер төпкә 15 л чүлмәк кирәк, боларының тамырлары бик мощный.

Чыганак https://www.instagram.com/p/CaBxG27NzwJ/?utm_source=ig_web_copy_link

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X