Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Помидорым, кыярым, борычым мул булсын дисәң... (бакчачыга киңәшләр)

    Матур булып тишелеп чыккан яшелчәләребез көзгә мул уңыш биреп сөендерсен дисәк, аларны дөрес итеп сугарырга, вакытында тиешенчә тукландырырга кирәк. Томат, кыяр, борычларны дөрес итеп тәрбияләү тәртибе белән танышыйк ("Шәһри Казан").

     

    Томат. Түтәлгә күчергән чакта утырту чокырына ике кушуч черемә, 1 аш кашыгы көл, 1 бал калагы суперфосфат, 5 л су салып болгаткан идек. Шул “боламыкка” утыртылган томат кәлшәләре яңа урында атна-ун көн тернәкләнгәннән соң, һәр үсенте төбенә 3әр литр җылы су сибеп чыгабыз. Көннәр бик кызу торса, атнага ике мәртәбә сугарабыз. Гадәттә атнага бер мәртәбә сугару җитә. Үсемлекләр исәйгән саен, суның күләмен арттыра барып, һәр төпкә 7-8 литрга җиткерәбез. Сугарганнан соң төпләрен сак кына йомшарта, мүлчәли бару мөһим. Җәйнең икенче яртысында томатларның төпләренә уңдырышлы туфрак өеп, суны, ашламаны рәт араларындагы канауга сибү алымы отышлы. Тамчылап сибү җайланмагыз булса, бик әйбәт. Шәхсән үзем томатларымны өсте-асты киселгән 5 литрлы пластик савытлар эченә утыртып үстерәм. Су сипкән саен төпләренә коры черемә, кипшенгән үлән өсти барам, шул рәвешчә тамыр системасын көчәйтәм.

    Томатка суны иртәнге якта сибү, яфракларын чылатмау хәерле. Сыек органик һәм минераль ашламаларны дымлы туфракка гына сибәргә ярый, юкса үсемлекләрнең тамырларын яндыру куркынычы бар. Томатларны сезонга берничә мәртәбә тамырдан һәм яфрактан тукландырабыз. Тамырдан тукландыру гадәттә 10-14 көнгә бер мәртәбә башкарыла. Беренче тукландыруны рассаданы түтәлгә күчереп 10 көн узгач башкару зарури. 10 л әчетелгән тавык тизәге эремәсен 1:20 нисбәтендә су белән сыеклап, шуңа 1 аш кашыгы икеләтелгән суперфосфат эретеп салып, һәр үсенте төбенә 1әр литр ашлама сибеп чыгабыз. Әгәр тавык тизәге булмаса, 0,5 л сыер тизәге ачыткысын 10 л суга салып болгатып, шуңа 1 аш кашыгы нитроаммофоска эретеп салып, һәр төпкә яртышар литр сыек ашлама сибәргә ярый. Үсемлекнең икенче чәчәк чугы ачыла башлаган мәлдә, 10 л суга 1:15 нисбәтендә сыеклатылган ярты литр тавык тизәге әчеткесе, 1 аш кашыгы икеләтелгән суперфосфат, 1 чәй кашыгы калий сульфаты салып болгатып, һәр төпкә 1әр литр сыек ашлама сибәбез. Өченче мәртәбә ашлаганда бер чиләк суга бер аш кашыгы суперфосфат эретеп сибәргә киңәш итәләр.

    “Завязь”, “Томатон” эремәләрен, яисә 1 л эремчек суына 5 мг бор кислотасы, 5-6 тамчы йод салып болгатып, 5 л су белән сыеклап ясалган катнашманы чәчәк атып утырган томатларның өстенә бөркеп чыгу уңышны бермә-бер арттыра, соңгысы фитофтора кебек гөмбәчек чирләренә каршы тора. Үсемлекләр яшел масса формалаштырган чорда азотлы ашламалар белән тукландыру, кычыткан, чүп үләннәре ачыткылары, чүпрәле татлы су сибү яфраклар, сабаклар үсешен тәэмин итә. 200 литрлы кисмәккә ярты чиләк сыер тизәге, 1 соскыч көрәк тавык тизәге, 2-3 стакан агач көле, яртышар кило калий сульфаты һәм нитроаммофоска, бер кочак күкси башлаган печән, ярты кило чүпрә яки ачыган кайнатма, савыт тула язганчы су салып, өстен ныгытып ябып, ике-өч атна ачытып ясалган ашламаны су белән сыеклап, бакчадагы һәртөрле яшелчәләргә, җиләк-җимеш агач-куакларына, чәчәклеккә сибү отышлы. Томатлар кечкенәрәк чакта һәр төпкә берәр литр сыек ашлама сипсәк, җәйнең икенче яртысында икешәр литр сибәргә ярый. Җимешләр өлгергән чорда азотлы ашламаларга ихтыяҗ кими, өстенлек фосфорлы- калийлыларына, микроэлементларга бирелә. Томатлар магний һәм борга аеруча мохтаҗ, алар җитәрлек булмаса, чәчәкләре, нәни җимшәннәре коела.

    Реклама

    Кыярдан мул уңыш алыйм дисәң, черемә яки компост белән яхшылап ашланган, көл, суперфосфат салып казылган түтәл өстенә кимендә 15 см уңдырышлы туфрак түшәп утырту зарури. Суперфосфат тамырлар формалаштыра, азотлы органик ашламалар яфраклар, сабаклар үсеше, җимшәннәр яралу өчен мөһим, калий, кальций, көлдәге микроэлементлар кыярларның күләме, сыйфаты өчен җавап бирә. Кыярларга бары тик җылы суны иртәле-кичле сибү зарури. Сугаргач, төпләренә черемә таратып җибәрү, коры көл сибү, үләннәр белән мүлчәләү яшелчәләрнең әйбәт үсешен тәэмин итә. Беренче тукландыру кыярның 4-6 яфрагы чыккач, аннан соңгылары һәр ике атна саен башкарыла. 1:2 нисбәтендә су белән сыеклатылган үлән ачыткысын, 1:4 нисбәтендә су өстәлгән сыер тизәге ачыткысын, 1:15 мәртәбә сыеклатылган тавык тизәге ачыткысын, 10 л суга 2 стакан күләмендә салып болгатылган утын көле төнәтмәсен чиратлаштырып сибү уңышны бермә-бер арттыра. Кыярларның яфракларына микроэлементлар бөркү, майсыз кефир, эремчек, катык суларын сыеклап өсләренә,т өпләренә сибү чирләргә, корткычларга каршы торырга булыша. 

    Чәчәк ату чорында серкәләндерүче бөҗәкләрне җәлеп итү өчен, 1 л суга 1 кашык бал болгатып бөркү отышлы. Бу чорда 1әр чәй кашыгы сидекчә, калий сульфаты, 1 стакан сыер тиресе ачыткысын 10 л суга болгатып сибү файдалы. 

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/pomidorym-kyyarym-borychym-mul-bulsyn-dis-bakchachyga-kishlr

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: