erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Профнастилны ничек сайларга?

Бер дә белмәгән урыннан, әйтик, базардан яки кечкенә генә кибеттән сыйфатсыз товар сатып алу куркынычы зур. Ә иң яхшысы, әлбәттә инде – заводның рәсми дилерыннан сатып алу.

Җиңел, чыдам, матур, өстәвенә әле артык кыйммәт тә түгел. Хәзерге вакытта халык түбә ябу, койма, гараж-складлар кору өчен «профнастил» дигән төзелеш материалын яратып куллана. Кибеттә профнастилның бик зур ассортиментына карап, ничек югалып калмаска, үз таләпләреңә туры килә торганын ничек сайлап алырга? Безгә моның серләрен ачыкларга күп еллар буе Балтач районында төзелеш материаллары кибете тотучы шәхси эшмәкәр Фәрит Хәлиуллин  ярдәм итте.

Фәрит Хәлиуллиннан 5 киңәш

  1. Койма өчен – бер төрле, түбә ябу өчен икенче төрле профнастил кулланыла. Шәхси йорт, гараж һәм мунча түбәсе өчен калынлыгы 0,5 сантиметрдан башланган (калынрак булган саен әйбәтрәк), конфигурациясе МП-20 (калайдагы «дулкын» биеклеге 20 мм дигән сүз) булган профнастил сайлап алырга кирәк. Мондый профнастилның тамчылар өчн махсус урыны бар. Су, түбә астына эләкмичә, шуннан гына агып төшә. Койма, шулай ук гараж, склад фасады өчен арзанлырак материал – калаеның калынлыгы 0,4 сантиметрдан башланган С8 конфигурациясе әйбәт. Кайберәүләр мондый профнастилны гараж, сарай кебек торак булмаган биналарның түбәсен каплау өчен дә куллана. Әмма мондый түбәдә беренче кыштан соң ук яньчелгән урыннар барлыкка килергә мөмкин.
  1. Профнастил базары Кытайдан, Көньяк Кореядан китерелгән арзанлы юка калай белән тулган. Мондый материалның цинк һәм буяу катламы да бик сыйфатсыз, юка. Шуңа күрә тиз чери, буявы бер ел чамасы узуга уңа яки куба ук башлый. Калае сыйфатлы, калын булганда гына буявы уңмый, купмый. Россиядә җитештерелгән материалга өстенлек бирергә кирәк. Бигрәк тә «Северсталь», «Магнитка» кебек заводлар чыгарган калай әйбәт. Бу җитештерүчеләр калайның калынлыгы буенча да, капламы, буяв
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X