erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Һәр яз саен миндә аллергия башлана. Моны ничек җиңәргә?

Әгәр дә һәр яз саен күзләрегез кычыта, яшь ага, төчкерәсез һәм томаудан азапланасыз икән, димәк, сездә язга аллергия дигән сүз.

Аны язгы поллиноз дип атыйлар. Ул - үсемлекләрнең серкәсе барлыкка китерә торган сезонлы аллергик авыру. Аллергия - иммун системаның организмга эләккән кайбер матдәләргә реакциясе. Язгы аллергия­нең билгеләре күпләргә таныш: томау төшү, борын тыгылу, күздән яшь агу, кычыту, бит һәм тән шешенү һ.б. Шуңа күрә, аллергиядән азапланучылар моңа алдан ук әзер булып торырга, барлык чаралар белән коралланган булырга тиеш.

 

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай итеп, язга аллергия булган кешеләргә төп киңәшләр:
1. Табиб-аллергологка барыгыз.
2. Дәвалануны инде үсемлекләр чәчәк атканчы ике атна алдан башлагыз. Күзләргә һәм борынга махсус тамчылар тамызырга кирәк.
3. Табиб билгеләгән антигистамин препаратлар ярдәмгә киләчәк, алар аллергиянең чагылышын җиңеләйтәчәк.
4. Аллергеннар кием һәм чәчләрдә утырып калырга мөмкин, шуңа күрә, урамнан кергәч тә өс киемнәрегезне салыгыз һәм чәчләрегезне юыгыз.
5. Аллергиядән интегүче кеше булган өйдә форточкалар, серкә кермәсен өчен, юеш марля белән капланган булырга тиеш.
6. Серкә белән көрәшүнең төп ысулы - өйне көн саен җыештырып, тузаннарын сөртеп тору.
7. Һаваны дымландыра торган махсу җайланма алырга була. Аның ярдәмендә өйдәге дымлылык 70-80 процентка артачак, бу исә аллергеннардан сакланырга булышачак.

 http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/r-yaz-saen-mind-allergiya-bashlana-mony-nichek-irg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X