erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Рамазан аенда әйтелә торган зикерләр

Тәравих намазлары арасында әйтелә торган зикерләр

Безнең җирлектә тәравих намазларының дүрт рәкәгатен укыганнан соң, түбәндәге тәсбихләр әйтелә.

Рамазан аеның 1-20 нче көннәрендә укыла торган зикер
سُبْحَانَ ذِي المُلْكِ وَالْمَلَكوُتِ سُبْحَانَ ذِي العِزَّةِ وَالعَظَمَةِ وَالْقُدْرَةِ وَالْكِبْرِيَاءِ وَالجَبَروُتِ سُبْحَانَ الْمَلِكِ الْحَيِّ الَّذِي لَا يَمُوتُ سُبُّوحٌ قُدُّوسٌ رَبُّنَا وَ رَبُّ الْمَلَائِكَةِ وَ الرُّوحِ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ نَسْتَغْفِرُاللَّه نَسْأَلُكَ الْجَنَّةَ وَ نَعُوذُبِكَ مِنَ النَّارِ
Укылышы: “Сүбхәәнә ҙил-мүлки вәл-мәләкүүт. Сүбхәәнә ҙил-гыйззәти вәл-гаҙамәти вәл-кудрати вәл-кибрийәә-и вәл-җәбәруут. Сүбхәәнәл-мәликил-хәййил-ләҙии ләә йәмүүт. Сүббүүхүн куддүүсун раббүнәә вә раббүл-мәләәикәти вәрруух. Ләә иләәһә илләллааһү нәстәгъ фируллааһ. Нәс-әлүкәл җәннәтә вә нәгууҙү бикә минән нәәр” (“ҙ” хәрефе астында нокта белгән килгәндә укылыш сакау булырга тиеш – ред.).
Мәгънәсе: “Яшерен һәм ачык булган һәрнәрсәнең Иясе чиста, Пакь. Көч-Куәт, Бөеклек, Күркәмлелек Иясе Пакь. Ул Мәңге исән һәм беркайчан да үлмәс. Камиллек Иясе, Кимчелексез, Ул – безнең Раббыбыз, фәрештәләрнең һәм җаннарның Раббысы. Аллаһтан башка илаһ юк, без Аннан гөнаһларыбызның ярлыкавын сорыйбыз. Йә, Раббым, без Синнән җәннәт сорыйбыз һәм ут газабыннан сыенабыз”.

Соңгы ун көн зикере
Соңгы ун көне Рамазан аеның ахырына якынлашканга күрә, биредә башка зикер әйтелә: 
سُبْحَانَ الْمَلِكِ الْحَنَّانِ الْمَنَّانِ، سُبْحَانَ الْمَلِكِ الدَّيَّانِ، اَلْمَعْرُوفِ بِالْغُفْرَانِ وَالْمَوْصُوفِ بِالْإِحْسَانِ. اَلْوَدَاعُ اَلْوَدَاعُ اَلْفِرَاقُ اَلْفِرَاقُ يَا شَهْرَ رَمَضَانِ. اَللَّهُمَّ يَا قَدِيـمُ يَا حَكِيمُ يَا عَلِيمُ اِغْفِرْلَنَا يَا كَرِيـمُ يَا رَحِيمُ يَا حَلِيمُ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ.
Укылышы: “Сүбхәәнәл мәликил-хәннәәнил мәннәән. Сүбхәәнәл мәликид-дәййәән. Әлмәгърууфү билгуфраан әлмәүсууфү биль-ихсәән. Әлвәдәәгъ әлвәдәәгъ, әлфираак әлфираак, йәә шәһра рамәдаан. Аллааһүммә йәә кадиим, йәә хәкиимү, йәә галиим. Игъфирләнәә йәә кәриим, йәә рахиимү, йәә хәлиим, йәә әрхәмәр-раахимиин”.
Мәгънәсе: “Юмарт һәм Рәхимле булган Хаким Пакьтер. Ярлыкаучы буларак билгеле, игелеге белән аерылып торган хөкем итүче Хаким Пакьтер. Ий, Рамазан ае, синең белән саубуллашабыз, саубуллашабыз, аерылабыз, аерылабыз. Мәңге, Хаким, Галим булган Аллаһ, безнең гөнаһларны ярлыка, Син юмартлык Иясе, гөнаһларны Ярлыкаучы, и Рәхимлеләрнең Рәхимлесе”.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев