Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Рамил хәзрәт Юныс: «Бүген калебнең тынычлыгы юк — шуның белән чирлибез»

    Бүген һәр авылның пенсионеры кыш буе ананас, банан ашый ала, моның белән беркемне дә гаҗәпләндерә алмыйсыз. Кешеләр арасында икенче чир барлыкка килде - тынгы бетте, тынычлык юк. Калебнең тынычлыгы бетте. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә калебнең иминлеген алды, бүген шуның белән чирлибез ("Интертат",Казан, Алинә Бикмуллина).

     

    архив / Салават Камалетдинов
    Күп вакытта әти-әнинең баласына, гомумән, кешеләрнең дога кылган вакытта яки теләк теләгәндә, саулык-сәламәтлек, мул тормыш, бәхет-сәгадәт теләгәнен ишетергә туры килә. Болар, һичшиксез, хәерле теләк. Әмма соңгы вакытларда минем үземнең дә Коръән мәҗлесләрендә утырганда кайбер яулыклы намаз укучы әбиләрдән ишетеп куйганым бар: «Әй, хәзрәт, хәзер акчаң булса, бөтен нәрсәң була». Хәтта без, намаз укучы кеше теленнән дә шундый сүз ычкына. Бүгенге көндә инсанның саулыгы-сәламәтлеге, байлыгы, акчасы, йорты да бар. Нәрсә җитми аңа?

    «Бүген калебнең тынычлыгы юк — шуның белән чирлибез»
    …Моннан егерме еллар элек кибеттә теш пастасы да булмаган вакытны бик яхшы хәтерлибез: бернинди ит тә, он да юк иде. Бишәр-алтышар сәгать чиратта торган вакытларны мондагы олы яшьтәге кешеләр яхшы белә. Яшьрәкләр белми, белмәве хәерле дә, гыйбрәт алулары өчен файдага булсын. Бүген исә һәр авыл кибетендә кыш буе ананас, банан сатып алу — гадәти хәл. Һәр авылның пенсионеры кыш буе ананас, банан ашый ала, моның белән беркемне дә гаҗәпләндерә алмыйсыз.

    Бүген исә икенче чир. Тынгы бетте. Тынычлык юк. Калебнең тынычлыгы юк. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә калебнең иминлеген алды, бүген шуның белән чирлибез. 

    Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә калебнең иминлеген алды, бүген шуның белән чирлибез.
    Кемнән генә, кайда гына сорасаң да, берәү дә «тынычмын, иминмен, бәхетлемен» дип җавап кайтармый. Гаҗәп хәл! Югыйсә йорты да, ашавы да бар, машинасы да, кайтып йокларга зур караваты да бар, ә бөтен кеше зарлана. Нидән зарланабыз?

    Шушы сорауга кешеләрнең борчуларын уйлап-уйлап йөрим да атна буе, аннан соң, Коръәнне алып, заманның тынгысыз чиреннән җавап табу өчен кайбер аятьләрне, пәйгамбәребезнең хәдисләрен карыйм. Коръәни-Кәримдә ике аять таптым.

    Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә бер аятьтә әйтә: «Сезнең йөрәгегез тынычланыр, ди, Аллаһы Тәгаләне күп искә төшереп, зикер итеп, ихлас рәвештән гыйбадәт кылсагыз». Икенче аятьтә Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә әйтә: «Аллаһы Тәгалә минем Раббым дип иман юлына басканнар дини юлында нык калып, иманы да, гамәле дә үзгәрмәгәннәргә генә рәхмәт фәрештәләремне җибәрермен, ди. Алар шул фәрештәләр янында торырлар, кайгырмагыз, дип. Кайгырмагыз. Сезгә вәгъдә кылынган җәннәт белән сезне шатландырам дип».


    pixabay.com/ru
    «Дөньяны сөюнең чиге кайда?»
    Беренчедән, Раббым Аллаһы дип әйттек, диннең ныклыгына, ихласлыгына ирешә алмадык. Безнең калебләр парә-парә килә, тынгы юк. «Әл-Әгълә» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә менә шушы заманның бер чирен әйтә: «Сезнең бөтен кайгы-хәсрәтегезнең, тынгысызлыгыгызның сәбәбе — дөньяны яратуда, ди. Әмма сезнең өчен ахирәт хәерлерәк һәм дәвамлырак».

    Миңа әйтәләр: «Хәзрәт, менә язын кошлар сайрый, кошлар кайталар. Ниди матур иртәләр! Ничек бу матур дөньяны яратмыйсың инде?». Әмма бу матур, гүзәл табигатьне яратудан беркем тыймый, бу гөнаһ түгел. Тыңлагыз иртә белән кошлар сайраганны, сулар акканны, кояш чыккан вакытлар бик матур, әмма!

    Нәрсә ул дөньяны сөю? Дөньяны сөюнең гөнаһы нәрсәдә? Артыгын сөюдә. Артыгын! Сиңа кирәкле булган дөнья малы — ул гөнаһ түгел, әмма артыгы «исраф» дип атала. Аның синең өчен файдасы да юк.

    Исрафка кердеңме, артыгы артыннан йөрдеңме, шуның артыннан китә гөнаһ, гөнаһ артыннан китә тәкәбберлек, аннан соң китә көнчелек, аннан соң китә ялган, икейөзлелек, калебнең ташка әйләнүе. Шуның бөтен чире үзеңә кирәктән артыгы белән чабып йөрүдән.

    Исрафка кердеңме, артыгы артыннан йөрдеңме, шуның артыннан китә гөнаһ, гөнаһ артыннан китә тәкәбберлек, көнчелек, ялган, икейөзлелек, калебнең ташка әйләнүе...
    Миннән сорыйлар: «Хәзрәт, аның чиген каян белергә соң? Менә миңа ике миллионмы, әллә бер миллиардмы чик?» Менә моңа чикне фәкать пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Тирмизи риваять иткән хәдис-шәрифе куя. Чик куйдымы, артыгы кирәкми, җиткәне белән канәгать булып, йөрәгенә тынычлык ала.

    Рәсүлебез (с.г.с.) әйтә: «Кешеләр ике төрле, ди. Әгәр берәр кеше җәннәтле булырга теләп ахирәтне өстен куйса, җәһәннәмнән котылып, җәннәт бакчасында булырга теләсә, Аллаһы белән күрешкәндә мөэмин-мөселманнан булып, сират күперен яшен тизлеге белән үтәргә, Рәсүлебезнең шәфәгатенә лаеклы булып, Фирдәвес җәннәтендә булуны уйлап яши икән, бу кешегә, ди, өч нигъмәт бирермен. Бу кешенең калебенә салырмын байлык. Безнең бөтен проблема — йөрәгебезнең фәкыйрь булуында. Ахирәтне уйлаган кешенең йөрәге бай була, йөрәк бай булды икән, син сәдакасын да бирә аласың. Син аның кадәр комсыз, байлыкка, дөньяга мөкиббән киткән булмыйсың, моны фәкать ахирәтне ярату туктата.

    «Коръән укып утырыр идем, ә тормышны кем алып барыр?»
    Беренче нигъмәт — калебкә байлык бирү, икенче нигъмәе — кешенең ахирәттән куркуы. «Коръән укып утырыр идем, ә тормышны кем алыр барыр?» - дигән сорау — шайтан коткысы.

    Рәсүлебез әйтә: икенче нигъмәт исә ахирәтне уйлаган, ахирәт дип тырышкан кешенең дөньяви проблемаларның чишеп баруын үз өстемә алам, ди. Дөньяви проблемаларны чишүне җиңеләйтәм, ди. Кирәкле кешесен чыгарам, бусын китерәм, теге мәсьәләне җиңеләйтәм, ди. Икенче нигъмәтнең асылы Аллаһының дөнья мәшәкатен җиңеләйтүе.

    Өченче нигъмәтнең мәгънәсе шунда ки, син «миңа шуның кадәр керем кирәк» дип ниятләп йөрисең, ә Ул сиңа көтмәгән җирдән, артык итеп бирә. Бу айда утыз мең алырмын дип көтә ахирәтне уйлаган кеше, ә аңа көтмәгән җирдән тагын биш мең өстәлә, шулай итеп, утыз биш мең булды. Көтмәгән идең дә син аны, ди. Менә, ахирәтне уйлаган кешегә нинди зур нигъмәт!

    Икенче төр кешеләр «дөнья-дөнья» дип йөри, ди. Ахирәтне уйламый да! Ахирәтне белсә дә, аның өчен тырышмый, аңа омтылмый. Бу кешегә өч төрле газап бирелер, ди. Беренче газап — моның калебендә гел фәкыйрьлек булыр, ди. Җитми, җитми! Ике кибеткә бишәр миллион сум салган, моның бит инде дәүләте 10 миллион!

    Реклама

    «Абзый, ун мең биреп тор әле, дини китап чыгарабыз, дисәң, ул өченче кибеткә әле үземнең ике миллионым җитми», - дияр. Ун миллионы бар оборотта, ун мең бирми, чөнки ике миллионы җитми. «Абзый, бер генә мең бир әле. Ул «мин бит әле үзем дә бурычта», дип уйлый. Югыйсә, унике миллионлык обороты. Мең сум акча бирә алмый ул, чөнки аның гел фәкыйрьлек. Аның һәрвакыт җитми, чөнки гел дөнья!

    Икенче газабы — Аллаһы аның дөньяви мәшәкатьләрен чәчә. Өлгерә алмый! Бүген өлгермәгән, иртәгә иртәнге алтыда киткән, тегендә-монда чапкан, биш ел гомере үткән. Биш елга КПДгыз күпме дип сорап карагыз әле. Әмма әллә нәрсә эшләгәне дә юк. Көне буе чаба — файда юк: ни бала тәрбияләнмәгән, ни эш эшләнмәгән.

    Кеше көне буе чаба — файда юк: ни бала тәрбияләнмәгән, ни эш эшләнмәгән.
    Бала телевизор каршында утыра, бетмәс-төкәнмәс «Дом-2”не төзи. Ә бу һаман «склад — салым — "Газель" — Мәскәү — Кытай». Чәч агарганын да сизмичә кала, бала әти-әнисен белми, тәрбия юк. Гел чаба…


    pixabay.com/ru
    Аллаһы Тәгалә мин моның дөньяви мәшәкатьләрен җыеп бетерә алмаслык итеп чәчәрмен, ди. Ул абзыйдан сорагыз: «Намазга бас әле», - дип. Юк, аның вакыты юк. Дөрес әйтә. «Дөнья кирәкме сиңа? Мә дөнья, ди».

    Өченче газабы, ди: «Тели менә моның кадәр керем-файда, мин моның кадәр генә бирәм», ди. Күп итеп алачакмын, дип омтыла, ә баксаң, Аллаһы киметкән. Ахирәтне уйлаган кеше әзгә өмет итте — аныкын күбәйтте, «дөнья, дөнья» дигән кешенең күңелендә гел фәкыйрьлек, гамәле чәчелгән, тынгысы юк, теләгән һәм өметләнгән кеременә дә ирешә алмады. Менә шуңа күрә тынгы юк, шуңа күрә күзләрендә бәхет чаткысы юк.

    Үз күзләрем белән күрдем. Вәгазьләремдә дә һаман сөйлим. Казанның Островский белән Татарстан урамнары киселешендә өч миллионлык машинага (бер фатир бәясе бит инде) утырган егет бара. Бер әби юлны сарыга чыгып өлгерә алмый, сумкасын күтәргән килеш каядыр ашыга инде. Бу егет, машина тәрәзәсен төшереп, шул әбигә иң әшәке сүзне әйтә. Каян килгән моның кадәр әшәкелек? Баксаң, аның йорты да, сәүдәсе дә бар, әмма бәхете юк, чөнки күңелендә тынгысызлык. Ахирәт онытылган.

    Йорты да, сәүдәсе дә бар, әмма бәхете юк, чөнки күңелендә тынгысызлык.
    Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә безгә, дөньяда кем генә булып яшәсәк тә, шушы дөньяда ахирәтне максат итеп куй, ди.

    «Без һаман Адәм белән Һаваның хатасын кабатлыйбыз»
    Икенче хәдисне укыгач, йөрәгем бөтенләй куркуга төште. Акча эшләүче сәүдәгәрләр турында бер хәдис әйтә пәйгамбәребез (с.г.в.). Бу хәдисне ишеткәч, тормышыбызның вакытлы һәм кыска икәнен, ахирәттәге булган дәрәҗә шулкадәр мөһим икәнен аңлый башлыйбыз.

    Әйтә Рәсүлебез: «Сәүдәгәрләр дүрт төрле, ди. Беренчесе — хәрәм юл белән эшләп, хәрәм юлда таратучылар. Икенчесе — хәрәм юл белән эшли, әмма хәләл юлда тарата. Өченчесе — хәләл юл белән эшли, хәрәмда тарата. Дүртенчесе — хәләл юл белән таба, хәләл юлда тарата. Беренче өчесе белән Аллаһы сөйләшми дә. Ә дүртенчесе белән? Дүртенчесенә сораулар бирә. Хәләлдә таба, хәләлдә тарата. Булды. Намазың бармы? Уразаң бармы? Зәкәтең бармы? Хаҗың бармы? Сәдакаң бармы?

    Әле дүртенче төр сәүдәгәрдән сорау алу башлана гына икән. Шуңа күрә бу дөнья — алдавыч бер мизгел. Бу дөньяда да без дөньянең гүзәллеген, кирәкле булган малыбызны эшләп, исрафтан саклансак, калебебезне тынычлап, бала тәрбиясе белән, гаилә рәхәте белән, иманыбызның, ризыгыбызның бәрәкәте белән дә яшәү мөмкинлеге була икән.

    Тарихка карасак, анда нинди хикмәт? Адәм белән Һава җәннәткә кергәч, Аллаһы әйткән: «Бөтен нәрсәне ашагыз, бөтен әйбер сезгә хәләл». Нәрсә дип баралар теге агач янына? Җитмиме? Җитә! Артык! Шайтан вәсвәсә кылды Адәм белән Һавага. Беләсезме, нишләп Аллаһы тыйды бу агачтан җимеш ашауны? Чөнки бу агачтан ашасагыз (Аллаһы тыйган бит аны), җәннәттә мәңге каласыз һәм сезнең бетмәс-төкәнмәс байлыгыгыз була.

    Бүгенге көндә дә шушы тарих кабатлана. Аллаһы Тәгалә исрафтан тыйган, Аллаһы Тәгалә тыйган күп кенә гөнаһларга шайтан этәрә. Менә шушы юлга барсаң, байлыгың күбәя, җәннәтле буласың. Без һаман Адәм белән Һаваның хатасын кабатлап барабыз. Аллаһы тыйган гамәлдә җәннәт юк, Аллаһы тыйган эштә бәрәкәт юк.

    Аллаһы тыйган гамәлдә җәннәт юк, Аллаһы тыйган эштә бәрәкәт юк.
    Һәрберебезгә бу дөньяны хәерле рәхмәтле дәрәҗәдә үткәреп җибәрергә Үзең әйләсәң иде.

    Бер фәнни могҗиза турында әйтеп китәсем килә. Менә бик матур итеп тезелеп кошлар җылы яктан кайталар. Кошлар унике, ундүрт, уналты мең километр юл узып кайта. Төньяк Котыптан Көньяк Африкага кадәр егерме ике мең километр очып кайтучы кошлар бар.

    «Умарта корты» сүрәсенең 69нчы аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Сез, күрмисезме, кошлар Аллаһы Тәгаләгә буйсынып очалар». Кошлар юлны каян таба дигән сорау туа. Африканың көньягыннан үзенең былтыргы күленә кайта. Юлны каян табарга кирәк? Океан өстеннән егермешәр сәгать туктамыйча очалар. Егерменче гасырның башына кадәр кайбер галимнәр кошларны йолдызларга карап оча дип фаразлаган. Янәсе, алда барган торна «Менә скорпион, хәзер кысла йолдызлыгына таба китәбез», ди. Арттагылар шуны тыңлап баралар, имеш. 6нчы гасырдан алып 20нче гасырга кадәр кошларның ничек очканын белә алмадылар. 

    Дәвамы https://intertat.ru/news/religion/05-11-2021/ramil-h-zr-t-yunys-b-gen-kalebne-tynychlygy-yuk-shuny-bel-n-chirlibez-5842434

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: