erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Резеда Хөсәеновадан Яңа ел табынына берничә РЕЦЕПТ

Танылган аш-су остасы Резеда Хөсәенова Яңа ел табынына кую өчен бик тәмле балык пешерү һәм салат рецептлары белән бүлеште. Яңа ел каршылаганда җиңелчә салат, җиләк-җимеш һәм суга өстенлек бирегез ("Шәһри Казан").

 

Тутырылган скумбрия
Кирәк:
1 скумбрия балыгы
1 стакан пешкән дөге
50 г катырылган яшел борчак
1 кишер
укроп, петрушка
100 г каты сыр
50 консервланган кукуруз
тәменчә тоз һәм борыч
Кишерне шакмаклап турап табага май салып кыздырабыз. Шуңа борчак, кукуруз, дөгене салып болгатабыз. Уттан алып, ваклап туралган укроп, петрушка, уылган сыр (50 г), тоз, борыч  салып болгатабыз.
Башлы скумбриянең корсак ягыннан түгел, ә сырт ягыннан башта умырткасын , аннан эчен алабыз.  Балыкның эчен алгач, яхшылап салфетка белән корытабыз , ул нәкъ көймә рәвешендә була (баш һәм койрыгын кисмибез). Аннан балык эченә әзер эчлекне тутырабыз да табага бераз гына су салып,  20 минутка 180 градуслы мичкә куябыз. Балыкны мичтән алгач, калган сырны өстенә уып, тагын биш минутка мичкә тыгып алабыз. Табынга эченә бераз лимон согы сыгып, лимон һәм яшел тәмләткечләр белән бизәп бирәбез.

Бик тәмле һәм ансат салат
Кирәк:  
- ысланган тавык ите (күкрәк өлеше)
-  сельдерей сабагы
- алма
- виноград
Тавык ите, алма һәм виноградны (төшләрен алып) шакмаклап  турарга.  Шунда ук туралган селдерей салырга һәм табынга бирер алдыннан гына майонез яки каймак белән болгатырга.  Алма каралып китмәсен өчен болгатканчы лимон согына салып алсагыз була.

***
Яңа ел табынына 5 төрле салат ясарга кирәкми! Әйтик, майонезлы - ике һәм бер яшелчә салаты бик җиткән. Аларны да бер утырып ашарлык кына итеп әзерләмәгез. Бәйрәм вакытларында агулануның шактый очрагы яраклылыгы чыккан салат ашаудан булганлыгын онытмагыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Яңа ел курантлары 12 не сукканны көтеп, көне буе һәм кич тә ач йөрмәгез. Кичке ашны ашаганнан соң маскарадка, чыршы бәйрәменә барып килсәгез, якыннарыгызны котлап кайтсагыз була.  Яңа ел каршылаганда җиңелчә салат, җиләк-җимеш һәм суга өстенлек бирегез. Агулану, эчәк инфекцияләре авыруларының кискенәюе еш кына күп һәм вакытсыз ашаудан килеп чыга.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/rezeda-khsenovadan-yaa-el-tabynyna-bernich-retsept

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X