erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

«...Һәркемнең әҗәле язылган – вакытында килер»

Хорафатка ышанып, кешеләр үлем турында уйларга, аның турында сөйләшергә курка Безнең халыкта шундый бер ырым-шырым таралган: әгәр дә үлем турында еш искә алсаң, аның турында сөйләшсәң, имеш, бу ахыр көнеңне якынайта.

Әмма кабергә кереп ятуны кичектереп торып булмый, күпме генә аннан качарга теләсәк тә, иртәме-соңмы, үлем безгә киләчәк: «Кай урында булсагыз да, сезгә үлем ирешер, хәтта күккә терәлгән, бик таза төзелгән кыл эчендә булсагыз да» («Ниса» сүрәсе, 78 нче аять).

Кешенең бу җиһанда яшәячәк вакыты билгеләп куелган, тәкъдирендә язылган, аны бернинди ырым да, кеше уйлап чыгарган уйдырма да үзгәртә алмый, юк-бар юрауларга карап, кешенең гомере кимеми дә, артмый да. Шуңа күрә берәр кешедән: «Менә шуны эшләсәң, гомер кыскара икән» дигән сүзне ишетсәк, һич тә борчылырга кирәкми. «...Һәркемнең әҗәле язылган – вакытында килер» («Рәгыд» сүрәсе, 38нче аять).

Динебез, киресенчә, бу дөньядан китәчәгебезне ешрак искә алырга куша. Үлем турында күбрәк уйларга чакыра. Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Ләззәтләрне өзүчене (үлемне) күбрәк искә алыгыз», – дигән (Ән-Нәсәи, Ибн Мәҗәһ риваятьләре). Бу турыда күбрәк уйлау безне гөнаһлы бозык гамәлләрдән тыелып калырга һәм игелекле гамәлләрне күбрәк кылырга этәрәчәк. Калебендә Аллаһыга һәм ахирәт көненә ышану булган кеше: «Башкалар урлаша дип, мин дә урлыйммыни инде?! Ә үлгәч, шул урлаган нәрсәләр сәбәпле, мине газапка тартсалар, ничек ул җәзага түзәрмен», – дип, ярамаган гамәлдән тыелып калачак.

Әйтик, берәр кеше рибага акча алырга теләсә, яки зина кыласы килсә, яисә кемгәдер ришвәт бирәсе булса, йә көнчелектән берәрсенә золымлык кылырга уйласа, үлемне искә төшерсен.

«Үлгәч, бу гамәлләрем өчен каберем тараеп, газапланып ятасы булыр, мине озатырга килгән кешеләр, начар иде, күп әшәкелекләр эшләде, башкаларны рәнҗетте, дип, җәсәдем өстендә сөйләсәләр, якыннарым нишләр, шулай сөйләүләре җәзамны арттыруга да сәбәп булыр», –  дип уйлый алучы кеше гөнаһтан тыелыр, әлбәттә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үлем турында уйлауның тагын бер ягы бар, әйткәнбезчә, мондый уйлар игелек кылырга этәрә. Әйе, бу чынлап та шулай. Кабердә ятуыңны, сорау алачакларын уйласаң, хәерле гамәлләреңнең азлыгы искә төшеп куркып каласың һәм күңелдә кешеләргә ярдәм кулы сузу, намазларны үз вакытында уку һәм башка күп хәерлекләр кылу теләге туа. Чөнки беләбез, бу дөньяда гамәл бар, әмма хисап юк, ә кабергә кереп яткач гамәл югала, әмма эшләгән гамәлләребез өчен хисап кылу башлана. Шуңа күрә көн азагында нәтиҗә ясыйк: бүген нинди эшләрем күбрәк булды, гөнаһлымы яки саваплымы? Көн үлчәвендә хәерле гамәлләребез күбрәк булса, хәлләребез уңайга бара, дип өметләник. Ә инде, киресенчә, начар гамәлләребез күбрәк булса, бу вакытта упкынга төшә барам, хәлемне үзгәртергә кирәк, дип тәүбәгә килеп, берәр яхшылык эшләп куйыйк.

Үлем яшенә-картына карап, кеше аерып тормый, төрле авырулардан, юлларда транспортка бәйле фаҗигаләрдән һәм башка сәбәпләрдән яшьләребез дә җан тәслим кыла. «Пенсиягә чыккач, намазга басам, мәчеткә йөри башлыйм», – дип, үзенең дин юлына басуын һаман кичектереп килүчеләр моннан үзләре өчен нәтиҗә ясарга тиеш. Беребезнең дә «пенсиягә хәтле яшәячәкмен» дигән гарантиясе юк. Аллаһы Тәгалә безгә бүгенге көнебезне бүләк иткән икән, димәк, хәлебезне яхшы якка үзгәртергә тагын бер мөмкинлек бирелде дигән сүз. Намазга басмаган булсак, аның тәртипләрен өйрәнеп, Раббыбызның ризалыгын алырга ашыгыйк. Туганыбыз белән арабыз суынган булса, аны көйлик; берәр дустыбызны рәнҗеткән булсак, аннан гафу сорап, берәр бүләк бирик; берәр мохтаҗ кеше барлыгын ишетсәк, аңа сәдака илтеп килик. Җомга намазына йөрмәгән булсак, мәчеткә юнәлик, көнебезне хәерле гамәлләр белән тутырыйк, кабергә кереп яткач: «Аһ, нишләп моны эшләмәдем?! Их, бу гөнаһлардан ерак торган булсам...» – дип үкенерлек булмасын.

«Барча кеше – үлем ачысын татучы һәм кыямәт көнне гамәлләрегезгә карата әҗерләрегез, әлбәттә, бирелер. Берәү, җәһәннәм газабыннан ерак ителсә һәм җәннәткә кертелсә, дөреслектә, ул кеше өстенлеккә иреште. Дөнья тереклеге кешеләрне алдаудан башка нәрсә түгел» («Гыймран» сүрәсе, 185 нче аять).

Раил Фәйзрахманов.

http://shahrikazan.ru/news/din/rkemne-le-yazylgan-vakytynda-kiler

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X