Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Сак булыгыз, талпаннар уянды!

    Яз җитеп,көннәр матурланып, җылыту белән табигатьтә талпаннар да уянды.

    Медицина хезмәткәрләренә талпан кадалу очраклары белән мөрәҗәгать итүчеләр саны көннән-көн арта. Балтач районында беренче очрак 6 нчы майда теркәлсә, 12 нче майга бу сан 5 кә җитте. Ә мөрәҗәгать итмәүчеләр дә юк түгел. Күп кеше кадалган талпанны өй шартларында ала, талпан кадалган урын тиешенчә  эшкәртелмичә кала.

    Иксодлы талпаннар кадалып, кешене талпан энцефалиты, иксодлы талпан боррелиозы (Лайма авыруы), эрлихиоз, листериоз, туляремия һәм башка куркыныч йогышлы авырулар белән зарарларга мөмкин. Талпаннар аша иярә торган йогышлы авыруларның саны елдан-ел арта. Ләкин бөтен кадалган талпаннан да кешегә йогышлы авыру иярә дигән сүз түгел. Бары тик вирус йөртүче талпан тешләгэн яки аны сыткан очракта зарарланырга мөмкин.

    Ел саен, лабораториягә талпан җыеп тапшыру һәм статистик мәгълүмәтләр нигезендә бу авырулар буенча, эндемик районнар исемлеге төзелә. Алар рәтенә Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Спас, Тукай, Теләче, Чистай, Чирмешән, Ютазы, Биектау, Югары Ослан, Лаеш районнары, Яр Чаллы шәһәре, Казан шәһәре керә. Балтач районы бу исемлеккә кермәсә дә, табигатьтә булган барлык талпанны тикшерү мөмкин түгел шуңа күрә һәркем саклану чараларын белергә һәм күрергә тиеш.

     

    Талпан энцефалиты– җитди йогышлы, үзәк нерв системасын зарарлый торган авыру. Яшерен чоры  7 көннән 30 көнгә кадәр булырга мөмкин. Авыру кисәк башлана, температура 39-40°С кадәр күтәрелә, калтырата, күз алмалары, мускуллар сызлый, тамак кызара, йотканда борчый. Авыру эзсез дэ узарга мөмкин. Күпчелек очракта бу авыру мускуллар параличына, инвалидлылыкка китерергә, хәтта үлем белән тәмамланырга да мөмкин.

    Иксод талпан боррелиозы яки Лайма авыруы энцефалит белән чагыштырганда җиңелрәк уза. Яшерен чоры  2 көннән 32 көнгә кадәр булырга мөмкин. Авыру бигеләре ОРВИ шикелле генә дә узарга  мөмкин: тән температурасы 37-38 °С кадәр күтәрелә, тән сызлый, калтырата, хәлсезлек барлыкка килә, баш авырта. Талпан боррелиозында да терәк-хәрәкәт аппараты, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системалары, күзләр, бавыр, талак кебек органнар зыян күрә. Шулай ук озак вакытка эшкә яраксызлыкка, инвалидлыкка китерә ала. Талпан боррелиозының үзенә генә хас билгесе (симптомы) бар. Ул, рус теленнән туры тәрҗемә итсәк, “боҗрасыман эритема” – талпан тешлэгэн урын кызарып, шешеп чыга,аның үзәге аксылланып тора, диаметры 60см җитәргә мөмкин. Әмма соңгы елларда авыруның бу симптомнан башка да үтү очраклары теркәлгән.

     

    Авыруны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк.

    Табигатькә ял итәргә чыкканда, язгы кыр эшләре вакытында талпаннардан саклану чаралары турында онытмагыз! Тиешенчә киенергә, ягъни талпан тәнгә кадалмаслык булырга тиеш, махсус сиптергеч препаратлар кулланырга мөмкин. Махсус костюм булмаган очракта, чалбар аяк кием яки тыгыз резинкалы носки эченә тыгылган булырга тиеш. Өс киеме чалбар эченә кертелгән, ә җиңнәреозын, төймәләнгән, я тыгыз булып тәнгә тиеп торырга тиеш. Башны, муенны тулсынча каплый торган баш киеме (мәсәлән, капюшон яки яка эченә кертеп бәйләнгән яулык) булырга тиеш. Кием ачык төстә булса, анда талпаннар яхшырак күренәчәк.

    Талпан узенең корбанын чирәмдә көтеп тора. Кайберәүләр аны агачтан сикерә дип ялгыша. Талпан һәрчак астан өскә үрмәли. Кием аша тәнгә керер урын тапканчы менә.

     

    Исегездә тотыгыз!Талпаннарның кадалу очрагын киметү өчен һәр 1,5-2 сәгать саен үз-үзеңнең һәм иптәшеңнең киемен, тәнен карап күзәтеп торырга кирәк. Гадәттә талпаннар тэннең йомшак һәм тире юка булган өлешенә кадалырга яраталар. Шуңа да күбрәк колак арты, баш-муен, култык асты, бот, эч тирәлэрендә кадалу күзәтелә.

     

    Ял итәр өчен коры, чүп-чардан, үләннән чистартылган урыннарны сайларга кирәк

    Күп очракта райондашларга талпан зиратта, бакчада гына да кадала. Чөнки мондый җирләрдә дә талпан үрчү өчен уңай шартлар җитәрлек. Талпан үрчү-яшәү өчен дымлы, үләнле, чүп-чар өемнәре булган урыннар һәм янгырлы, җылы көннәр уңай.

    Кайчагында кешеләр талпаннарны йортка чәчәкләр, кием-салым белән алып кереп тә зыян күрә ала.

    Реклама

    Бугенгесе көндә талпаннардан сакланыр өчен бик күп төрле препаратлар бар. Алар арасыннан иң кулае - акарицидлар (талпаннарны үтерә торган препаратлар). Мәсәлән: карандаш “Претикс”, спрей “Медифокс-антиклещ”, “Дэта-аэрозоль от клещей”, спрей “Торнадо Антиклещ” һ.б. Бу препаратларны инструкцияләре нигезендә дөрес итеп кулланырга кирәк. Шуны истә тотыйк, бу препаратларны тубык сөякләре, тезләр, ботлар һәм җилкәләр турысыннан ябык полосалар рәвешендә кием-салымга сөртергә кирэк. Акарицид препаратлар белән эшкәртелгән киемгә эләккән талпан үлә.

     

    Иң нәтиҗәле профилактик чара булып, талпан энцефалитына каршы вакцина ясау санала.

    Талпан энцефалитына каршы вакцинацияне көзен (сентябрь-октябрь айларында) башларга киңәш ителә. Бер елдан прививканы кабатлыйлар. Алга таба 3 елга 1 тапкыр вакыт белән ревакциянацияләр үткәрелә.

    Талпан энцефалитына каршы прививка ясалмаган очракта ашыгыч рәвештә иммуноглоблулин (серопрофилактика) кертү каралган. Аның файдасы никадәр иртәрәк кертсәң, шул кадәр зуррак булачак. Талпан кадалганнан соң 4 көннән дә соңа калмый иммуноглобулин кертелергә тиеш.

    Шулай ук территорияләрне акарицид препаратлар ярдәмендә талпанга каршы эшкәртү дә бик нәтиҗәле профилактик чара булып санала.

    Кадалган талпанны никадәр тизрәк алсаң шул кадәр яхшырак. Бу авыру тудыручы вирусларның канга таралу мөмкинлеген киметә. Шуңа күрә, талпан кадалса, ашыгыч рәвештә медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Алар талпанны өзмичә, сытмыйча алып, тешләнгән урынны тиешенчә эшкәртеп, кирэк очракта иммуноглобулин билгели.

    Талпан кадалганнан соң 1 ай дәвамында тешләнгән  урынны һәм үз хәлеңне күзәтеп торырга кирәк. Тән температурасы күтәрелү, хәлсезлек, тән, кул-аяклар сызлау, тешләнгән урын кызарып-шешү кебек билгеләр күренсә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә һәм талкан кадалу очрагы турында хәбәр итәргә кирәк.

    Ялан кул белән талпанны тотарга, сытарга ярамый! Чөнки кулдагы куренмәс яралар аша вирус эләгергә мөмкин. Талпанны лабораториягә тикшерергә җибәрер өчен, аны тере килеш тыгыз итеп ябыла торган флаконга салырга кирәк.

    Исегездә тотыгыз! Табигатькә чыкканда акарицид препаратларны куллану, дөрес итеп киенү, мөмкин булган кадәр иртәрәк медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү һәм үз вакытында дәвалану авыруны кисәтүгә һәм аның уңышлы тәмамлануына ярдәм итә.

    Исән-сау булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

     

    «Татарстан Республикасы (Татарстан)

    гигиена һәм эпидемиология үзәге» сәламәтлек  саклау

    федераль бюджет учреждениесе Биектау филиалы

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: