erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Салкын судан сакланыгыз: коену вакыты һәм белгеч киңәшләре

Хәтта июль челләсендә дә су коенганда салкын тидерергә мөмкин. Җиләсрәк көннәрдә су керү турында инде әйтеп тә торасы юк. Cуга керер алдыннан нәрсәләрне белеп торырга? «Ватаным Татарстан» йөзү буенча инструктор Талия Гыймранова киңәшләрен тәкъдим итә.

1. Су керү вакыты кешенең яшенә, сәламәтлеге, һава һәм суның җылылыгына бәйле.

2. Һава температурасы +25 градустан югарырак, суныкы +24 градус чамасы икән, суда 30–60 минут буе рәхәтләнеп, бернидән шикләнмичә чупырдарга мөмкин. Ә инде жылылыгы 19–22 градустан артмаса – 15–20 минут, тагын да кимрәк (17–19 градус) булса, 5 минут чамасы гына коенып алу киңәш ителә. Суга йөгереп түгел, әкренләп, тәнне салкынча суга ияләштереп кенә керергә кирәк.

 Урамдагы температура +23...+25 градустан түбәнәйгән очракта суга бөтенләй дә кермәү хәерле.

3. Суда бала организмы тизрәк суынганлыктан, коену өчен аңа тагын да азрак вакыт кирәк. Суның температурасы 23–24 градуска җиткәч, 4–6 минуттан башлыйсы. Шуннан соң акрынлап кына 15 минутка җиткерергә. Үсмерләргә, сәламәтлегенә зыян килүдән шикләнмичә, 15–30 минут коену рөхсәт ителә. Иреннәре зәңгәрләнү, каз тәне чыгу, колак йомшагы салкын булу баланың туңуын күрсәтә.

Ничек тиз генә җылынырга?

* судан чыккач, үтәли җилдән качарга (мөмкинлек булса, җылы урынга яки машинага кереп утырыгыз);

* сөлге белән яхшылап сөртенергә (нык туңсагыз, аяк кулларны ышкырга кирәк);

* судан туңып чыккан кешегә зур дозада (500 мг) С витамины ярдәм итә.

https://vatantat.ru/news/iogerase-da-sikerase-da-tugel-iozu-buenca-instruktor-kinaslare-116856

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев