erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сарымсак укларын маринадлау рецептлары

Маринадланган сарымсак укларын табынга икенче ашлар белән бирергә мөмкин

Хәзер сарымсак укларын өзәр вакыт җитте. Уңган хуҗабикәләр сарымсак укларыннан да кышка кабымлык әзерли. «Челнинские известия» берничә рецепт тәкъдим итә.

Беренче ысул өчен: 200 грамм сарымсак угы, 400 мл су, 3 данә хуш исле түгәрәк борыч, 3 данә канәфер, 1 бал кашыгы тоз, бал кашыгы очы белән шикәр комы, 1,5 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.

Сарымсак укларын 4-5 см итеп кисәргә, кәстрүлгә салырга, тоз һәм тәмләткечләр өстәргә, кайнап чыккан су салырга һәм 10 минут сүрән утта кайнатырга. Кәстрүлне уттан алгач аш серкәсе салырга.

Сарымсак укларын стерильләштерелгән банкага тутырырга һәм маринад салып, капкач белән ябып куярга. Салкын урында сакларга.

Икенче ысул лимон кислотасы белән: 800 грамм сарымсак угы, 30 грамм тоз, 40 грамм шикәр комы, 0,5 аш кашыгы лимон кислотасы, горчица орлыклары, 4-5 данә хуш исле түгәрәк борыч, 2-3 штук канәфер, 4-5 данә түгәрәк кара борыч.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кәстрүлгә бер литр суга тәмләткечләрне салырга. Кәстрүльне утка куярга һәм кайнатып чыгарырга. Сарымсак укларын юарга һәм 4-5 см озынлыкта турарга.

Стерильләштерелгән банкаларга берничә бөртек горчица салырга һәм тыгыз итеп сарымсак укларын тутырырга. Маринад кайнап чыгуга уттан алырга, лимон кислотасы салырга һәм банкаларга салып чыгарга. 10 минуттан маринадны кире кәстрүлгә салырга һәм кабат кайнатып чыгарырга. Аннары банкаларга салырга һәм капкач белән каплап куярга. Банкаларның астын өскә әйләндереп куярга, суынгач салкын урынга сакларга куярга.

Маринадланган сарымсак укларын табынга икенче ашлар белән бирергә мөмкин.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X