erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сарымсакның дәвасы

Сарымсак хәтта яман шештән дә саклый икән. Табиблар сарымсакның сәламәтлеккә нинди йогынты ясавын сөйләде. Белгечләр бу ризыкны файдалы үзлекләре һәм антибактериаль сыйфатлары белән аерылып тора дип раслый.


Сарымсак куллану йөрәк ритмын акрынайта, бу исә мускулларга кан килүен яхшырта. Өстәвенә, сарымсак тешкә утырган куныкны да киметә һәм авыз куышлыгы микрофлорасы торышын сизелерлек яхшырта. Составындагы аллицин аркасында сарымсак көчле антибактериаль һәм гөмбәчеккә каршы тору үзлегенә ия.
Моннан тыш, сарымсак канны да чистартырга ярдәм итә. Уңай нәтиҗәгә ирешү өчен белгечләр иртән ике тырнак сарымсак ашарга һәм аның артыннан җылы су эчеп куярга киңәш итә. Сарымсакның грипптан һәм салкын тиюдән ярдәм иткәнен бар кеше дә белә. Шулай ук сарымсак иммун системасын да ныгыта.
Сарымсакны даими кулланганда кандагы холестерин кими, шикәр күләме җайга салына, кан басымы нормальләшә. Һәм бу яшелчәне чи килеш куллану мөһим. Чөнки термаль эшкәрткәндә ул күп кенә файдалы үзлекләрен югалта. Шулай ук сарымсакны ашказаны яман шеше авыруларын кисәтү өчен дә кулланалар. Һәм сарымсакның чәчләргә, тирегә һәм тырнакларга да уңай тәэсире бар дип әйтә табиблар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/sarymsak-nindi-chirl-rd-n-d-va/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X