erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сарымсакны ел әйләнәсе әйбәт килеш саклау сере

Сарымсакны ел әйләнәсе әйбәт килеш саклауның нәтиҗәле берничә ысулы бар.

Бу хакта бакчачы Роза Михайлова “Челнинские известия” хәбәрчесенә сөйләп үткән, дип яза ВТ. Бакчачы, сарымсакны киптереп, киҗе мамык тукымадан эшләнгән сеткага тутырып куя икән. Яшелчә ярыклы агач тартмада, аяк киеме тартмасында (тишекләр ясарга кирәк) да әйбәт кышлый. Тартмада ярыклар һәм тишекләр һава йөрсен өчен кирәк. Аны караңгы, салкынча һәм коры җиргә алып куярга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сарымсакны өч литрлы банкада саклау өчен, бер кат сарымсак тезгәч, өстенә өч-дүрт сантиметр калынлыкта тоз салырга, банка тулганчы, шулай кат-катлап тутырырга. Тагын бер ысулы бар: парафинны су “мунчасы”нда эретеп, һәрбер сарымсакны шуңа манып аласы да катыргы тартмага тутырасы. Караңгы урынга алып куясы. Роза ханым үзе яшелчәне, сеткадан тыш. агач тартмада саклауны хуп күрә. Пыяла банка да, парафин да кулланып караган. Ләкин, вакытны күп алуы сәбәпле, бу ысуллардан баш тартырга уйлаган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/147580/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев