erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

«Син миңа бирмәдең әле»: Сәдаканы сорап алырга ярыймы?

– Бер көнне ашта булырга туры килде. Мулла укып бетергәч, йорт хуҗалары сәдака өләшә башлады. Аннары ашка килгән кешеләр дә, урыннарыннан кузгалып, хәер таратты. Ахырдан кемнең кемгә сәдака биргәнен-бирмәгәнен дә бутап бетерделәр. Сәдаканы син миңа бирмәдең әле, дип сорап алучылар да, ашка килмәгән туганы өчен  сәдака сорап алучылар да булды. Сәдаканы сорап алу дөрес түгел бугай бит? Ашка килгән кеше дә сәдака өләшергә тиешме? Мәүлидә Вафина. Әлмәт

«Иман» сәхифәсендә укучыларыбыздан килгән сорауларга «Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов җавап бирә.

– Сәдака тарату – ихтыяри әйбер. Чын күңелдән, Аллаһ ризалыгы өчен эшләнә торган гамәл бу. Сәдаканы теге яки бу кеше генә таратырга тиеш дигән таләп юк. Әгәр адәм баласы хәер таратырга тели икән, ул аны кайчан тели, шул вакытта өләшә ала. Хәзрәт укып бетергәннән соң килгән кунаклар да, нигезнең хуҗалары да  тарата ала. Ә инде кемгәдер сәдака эләкте, кемгәдер эләкмәде диешүгә килгәндә, ул да кешенең үзеннән тора. Сәдаканы килгән бар кешегә бирәсеме, юкмы икәнен дә ул үзе хәл итә. Сәдаканы сорап алырга да ярамый. Хәтта пәйгамбәребез дә бер хәдисендә: «Үзегезгә хәерле булган әйберне сәдака итеп таратмыйча, җыелган мәҗлесегезнең әҗер-савабына ирешмәссез», – дигән. Тагын бер хәдисендә ул: «Мәҗлестә бер-берегезгә күчтәнәчләр, бүләкләр бирешегез, шушы күчтәнәч белән дуслыгыгызны, тулганлыгыгызны якынайтыгыз, туганлык, дуслык җепләрен өзмәгез», – дигән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак https://vatantat.ru/2022/07/87082/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X