erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

"Сине никадәр сөйлиләр, шулкадәр сиңа савап килә"

Синең турында сөйлиләр икән, иң элек: “Мин дә берәрсе турында урынсыз сөйләдем микән әллә?” – дип уйла.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев:
"Сүз аркасында кеше үпкә саклый, ара бозыла. Чынлыкта, сүз бернәрсә түгел. Әйтик, шар кабартабыз һәм ул зур булып күренеп тора. Чынлыкта, аның эче буш. Сүз дә шундый. Без сүзгә артык игътибар итәбез.Хурласыннар, сүксеннәр, теләсә нәрсә әйтсеннәр, әгәр син гаепсез икән, сине нихәтле сөйлиләр, шулкадәр сиңа савап кына килә. Гөнаһың сине сөйләүчеләргә күчә, ә аларның эшләгән игелекләре сиңа күчә. Әле кайберәүләр ачуын чыгарыйм дип махсус юкны сөйли. Вулканнар атылырга, йолдызлар сибелергә, диңгезләр шауларга, кыялар ярылырга мөмкин, әмма чын мөэминнең күңеле тыныч булырга тиеш. Коръәни-Кәримендә Аллаһы Тәгалә: “Динсезләр, икейөзле кешеләр сезне чыгырдан чыгарыр өчен булмаган сүзләр әйтерләр. Аларга җавап бирмәсәгез, алар өчен җәза шул була. Алар сездән җавап алып, шуны куертыр өчен махсус эшли. Аллаһы Тәгаләгә тапшырыгыз, Аллаһы Тәгалә һәркемгә лаеклысын бирә”,– дигән. Синең турында сөйлиләр икән, иң элек: “Мин дә берәрсе турында урынсыз сөйләдем микән әллә?” – дип уйла. Андый гаебең юк икән, борчылма. Безне сөйләүче кеше безне пакьлый, безне чистарта. Кыямәт көнендә, гамәлләребез мизанга куелганда, адәм балалары: “Безне сөйләүчеләр, урынсызга кимсетүчеләр нишләп күбрәк булмады икән?” – дип үкенер ди".

КИЛЕШӘСЕЗМЕ?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: "Акчарлак"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X