erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сәхәргә тормыйча гына тотылган Ураза дөрес буламы?

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сәхәргә тормыйча гына тотылган уразаның бозылмавын әйтте. (Гадел Әхмәтҗанов, "Татар информ")

«Бу сорауны бик күп егетләр бирә: «Хәзрәт, тормасаң ярыймы?» – диләр. Әйтик, кешегә иртән эштә булырга кирәк. Сәхәрне ашаса, төн буе йокламаса, эштә эшли алмас, эштән дә куарга мөмкиннәр. Без моны аңлыйбыз. Әлбәттә, тормасаң ярый, гөнаһы юк, ураза кабул була. Ләкин тору хәерлерәк», – диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруының Рамазан аена багышланган махсус чыгарылышында.

Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, шулай да, сәхәргә тору хәерлерәк санала. «Расүлебез (с.г.в.) «Сәхәр – ул сөннәтем», ди. Торып ашасагыз, бәрәкәте бик күп, ягъни ул вакытта Аллаһы Тәгалә бөтен догаларыбызны кабул итә», – диде ул.

  • «Гадел әңгәмә» тапшыруының Рамазан аена багышланган махсус чыгарылышы чыкты. Уразага кагылышлы иң актуаль сорауларга Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде. Тапшыруны безнең Ютуб-каналда карый аласыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак https://tatar-inform.tatar/news/rostam-xazrat-xairullin-saxarga-tormaunyn-gonahy-yuk-5853278

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураза рамазан ае

2
X