erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Слива һәм шоколадтан кайнатма

Кирәк булачак: 2,5 кг кара слива, 2 стакан су, 1,5 кг шикәр комы, 200 г кара шоколад, 200 г ак май.

Сливаларны юып, су салып, акрын утта каплап 1 сәгать пешерергә, аннары чыккан суны аерым кәстрүлгә бушатырга кирәк. Сливаларны иләк аша сөзәргә, килеп чыккан массаны һәм суны кушарга, шикәр кушарга да пешерергә куярга. 30 минут акрын болгатып кайнатырга.
Шоколадны эре угыч аша уарга да, катнашмага салырга, шулай ук ак майны да кушарга. Утка куеп янәдән 15 минут кайнатып алырга. Аннары чиста банкаларга тутырып куярга.

Кайнатманы суыткычта сакларга киңәш ителә. Табынга куяр алдыннан бүлмә температурасына кадәр җылытырга кирәк. Шулай ук төрле формалы савытларга салырга да куярга да мөмкин. Үзенә күрә конфет кебек, чәй өчен бер кабымлык була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/sliva-m-shokoladtan-kaynatma

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X