Реклама
Бу әчкелтем тәмләткеч аппетитны ачарга сәләтле. Аны ипигә ягып ашарга, шулай ук төрле итләргә соус буларак кулланырга мөмкин. 5 кг слива, 1 стакан су, 600 г сарымсак, 600 г шикәр комы, 200 г аджика.
Сливаның төшләрен алырга һәм су салып пешерергә куярга. Аннары иләк аша үткәрергә һәм калган ингредиентларны салып 20 минут сүрән утта тотарга. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып куярга.
Автор: Гөлүзә ВАСИЛОВА
Фото: Гөлүзә Василова
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/ash-su/slivadan-t-ml-tkech-retsept/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз