erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сөрем газы – куркыныч!

Сөрем газы белән агулану очраклары булып тора.

Фаҗигаләр булмасын өчен газ һәм мичкә ягу системасының төзеклеген һәрвакыт карап, тикшереп  торырга кирәк. Төзек булмаган газ, утын мичләре, газ приборлары, двигательләре кеше тормышы өчен куркыныч сөрем газы бүлеп чыгара. Мич юллыклары чиста һәм төзек булмаган очракта өйдә, бина эчендә  сөрем газы җыелу ихтималы зур. Чөнки җилләтү юллыклары тулысынча эшләми. Бигрәк тә күп итеп кар яуган, буранлаган, һава торышы кинәт үзгәргәндә игътибарлы булырга кирәк. Температура тирбәлешләре, көчле җил, ишелеп кар явулар төтен, һава йөрү юллык-ларына зыян китерергә, боз кату ихтималын тудырырга мөмкин. Ә болар мичнең суыру көчен киметә яки бөтенләй туктату куркынычы тудыра.  Нәтиҗәдә газ янганнан калган калдык юллык аша өлешчә яки бөтенләй урамга чыга алмый һәм ул өйгә тарала.

Фаҗигаләр ягулык чорына начар әзерләнү нәтиҗәсендә килеп чыга. Төтен юллыклары каралмый, чистартылмый, ватык урыннары рәтләнми. Тагын бер сәбәп – өй эчендә, бинада җилләткеч юллыкларының булмавы яки булса да, дөрес эшләмәве. Суыру көчен тикшерү бик тә әһәмиятле. Бу системада тайпылышлар булган очракта кичекмәстән белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Мичне кабызып, эшләтеп җибәрер алдыннан юллыклардагы суыру көчен тикшерегез. Суыру көче начар яки бөтенләй булмаганда, автоматикасы эшләмәсә, газ мичләрен, приборларын кулланырга һич ярамый.    

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Газның дөрес итеп янмавы да куркыныч. Кислород җитмәгәндә ялкын ышанычлы янмый, кайвакыт ул төтенләп яна, сары салам төсен ала. Бу исә янучы продуктта сөрем газы бар дигәнне аңлата. Мич дөрес эшләгән вакытта ялкын тыныч, зәңгәрсу-шәмәхә төстә була. Белгечләр газ плитәсен кулланган вакытта кислород өстәмә рәвештә килсен өчен форточканы ачарга кушалар, газ плитәсе белән бүлмәләрне җылытырга ярамый. Газ исен сизүгә авария газ хезмәтенә шалтыратыгыз. Янгын сүндерүчеләр яки коткаручылар кирәк булганда 101, 01, 112 телефон номерларын җыегыз.

Илдар Хәйруллин,

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X