erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сөткә какао кушарга ярамый

Эндокринолог-диетолог Екатерина Иванникова кайбер продукт­ларның үзара ярашмавы турында кисәтә.

Әйтик, какаога сөт кушу көткән файданы бирми. Какаодагы кузгалак кислотасы кальций үзләштерүне катлауландыра. Бөерләрендә таш булганнарга мондый катнашмадан баш тарту хәерле.

Ак ипине джем белән дә ашарга ярамый икән. Икесендә дә тиз үзләштерелә торган углеводлар бар һәм алар кандагы шикәр күләмен кинәт күтәрә. 

Кайнатма ягылган бутербродларны еш ашау симерүгә дә китерә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тавык белән бавыр да ярашмый ди. Тавыктагы цинк белән бавырдагы В9 витамины бер-берсенә үзләштерелергә комачаулый.

Иң зыянлысы исә – газлы су бе­лән пиццаны бергә кушу. Алардагы углеводлар, аксымнар организм­нан эшкәртелү өчен шактый көч таләп итә. 

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/stk-kakao-kusharga-yaramyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X