Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Суган үстерү серләре

    Базарда чемчек суган сата башлаганнар. Бәяләрен белешкәч, чәчләрем үрә торды. Килосы итнеке белән бер икән – 350-400 сум.  Кыш чыккан арада бәясе ни өчен өч мәртәбә арткан соң?

    Моңа ни сәбәпче? “Санкцияләр аркасында бөтен нәрсәнең бәясе котырынып үскәндә, чәчүлек суганныкы гына элеккечә калмас бит инде”,  – ди шома битле, алтын тешле сатучысы. 

    Чирмешәндә, Буада, Кукмарада,Чувашиядә үскән суганга чит илләр керткән санкцияләрнең ни катнашы бар? Шушы бәягә сатып алучысы табылмаса, бәяне иртәгә үк төшерерләр иде. Тешен кысып булса да, 300 граммлап, ярты килолап сатып ала шул бакчачы әби-чәбиләр.

    Нигә әле чәчүлекне үзебезгә үстермәскә? Күп акча чыгарып салмыйча гына, кыш чыгарлык суганлы булуның берничә юлы бар. Шәхсән үзем ел саен зур бер түтәл порей суганы үстерәм. Орлыгын февральдә лотокка чәчәм, рассадасын апрельдә түтәлгә күчерәм. Траншеягә утыртам, төбенә өеп үстерәм. Көз азагында казып алып, тирән бакка тезеп тутырып, тамырларын юеш комга күмеп куелган, буе метр ярымлы, беләк юанлыгы баһадирларым, язга чаклы базда ямь-яшел булып үсеп утыра. Теләсәң, ашка турап сал, бөккәнен пешер, гарнир итеп куллан. Бер дигән витаминлы яшелчә!

    Орлыгын яз башында лотокка чәчеп, бер сезонда һәркайсы кимендә ярты кило авырлыктагы бик тәмле баш суганнар үстереп алып булуын беләсезме? Татлы, эре, сусыл “Эксибишен” суганы үзе ни тора! Ул озак сакланмый, әмма кышка салатлар япканда алыштыргысыз чимал. Әгәр кечкенә генә утраучыклар итеп бакчабызга күпъеллык батун, шнитт (кырыкмыш), шалот, тасма кыяклы суган орлыклары чәчеп куйсак, иртә яздан кара көзгәчә өстәлебездән витаминлы яшел суган өзелмәс. Бу очракта баш суганны азрак утыртып үстерсәк тә була, чемчеккә чыгымнарны киметү җае чыга. Әгәр тәме күңелебезгә охшаган, кышын әйбәт сакланып чыккан бер-ике баш суганны язын түтәлгә утыртып куйсак, көзгә бер дигән орлык өлгертәчәк. Аннан соңгы сезонда үз чемчегеңне үстереп алу авыр түгел. 

    Чемчек кибеп, череп юкка чыкмасын өчен, аны көздән яхшылап киптерү, кышын салкынча, коры урында саклау, үскәндә уклар җибәрмәсен өчен, язын җылы батарея янында атна-ун көн җылыту зарури. Чәчүгә керешкәнче, чемчекне тозлы суда яки марганцовка эремәсендә зарарасызландыру мәҗбүри. Тизрәк тишелсен өчен, ярты тәүлеккә биостимуляторга салып тору отышлы. Бу гамәлебез белән суганның сау-сәламәт үсеше, киләчәктә әйбәт уңыш формалаштыруы өчен нигез салабыз. 

    Реклама

    Базарда чемчек сайлаганда, тәҗрибәсез бакчачылар эресен сатып алыргамы, вагынмы, кайсы сортка өстенлек бирергә дип, аптырашка кала.

    Эресе җәен ашарга яшел кыяк үстереп алу өчен әйбәт. Уртача зурлыктагысыннан көз көне әйбәт уңыш җыярбыз. Ә бик вагы кышка каршы түтәлгә утыртып калдыру өчен генә отышлы. Тиз өлгерешле җирле сортлар – “Бессонов”, “Стригунов”, “Алабуга”; уртача өлгерешле ачы сортлар – “Арзамас”, “Штутгартер Ризен”; ярым ачы  – “Каратал”, “Данилов”, “Опорто”; татлы сортлар – “Глоба”, “Оранжевый” тиешле тәрбия күргәндә безнең шартларда мул уңыш бирә. Ачылыгы зуррагы кышын әйбәтрәк саклана. Шәмәхә суган татлырак була. “Семейный” дип йөртелүчесе бер төптә 5-8, хәтта 10-12 баш суган үстерә ала. Суган салкыннан курыкмый, шунлыктан чемчекләрнең тамырлары нык, учарлы булсын өчен, туфракта дым күп чагында – апрель азагында утыртып өлгерү мәслихәт. Рәтләр арасы 20 см, чемчекләрнеке кимендә 8-10 см калсын, мөмкинлек булса, тагын да сирәгрәк утырту отышлы. Буразначыкларның тирәнлеге 4-6 см булса, суганчыкның очы нибары 2-3 см гына туфрак белән күмелсә, тиз һәм тигез тишелер. 

    Суган утыртыласы түтәлгә тәмам череп бетмәгән тирес кертергә ярамаса да, яшел массасын формалаштырган чорда ул органик ашламаларга мохтаҗ. Май аенда, июньнең беренче ункөнлегендә аны тирес, үлән ачыткылары белән тукландырабыз, әйбәтләп сугарабыз. Июнь уртасында баш ясый башлагач, фосфорлы-калийлы ашламалар, көл төнәтмәләре белән ашлау отышлы. Суган түтәлен даими йомшартып тору, янәшәсендә кишер, сельдерей, бәрхет гөл үстерү, сезонга бер-ике мәртәбә аш тозы эремәсе сибү аны корткычлардан саклый. Башлары тулышкан мәлдә сугаруны туктатабыз. Кыяклары саргаеп, җиргә яткач, тамыр муентыгы нечкәргәч, уңышны җыеп киптереп саклауга куябыз. 

    Хәмидә Гарипова,
    Казан

    http:// http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/sugan-ster-serlre

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: