erid:2VtzquqpS7d
Суган утырту СЕРЛӘРЕ
Файдалы киңәшләр

Суган утырту СЕРЛӘРЕ

Файдалы киңәшләр

  • Суганны туфрак өлгереп, бераз җилләгәч, май башында утырталар. Иртә утырткан очракта, салкын тиеп,  «мулла»ланырга – көпшә җибәрергә мөмкин.
  • Орлык суганның уртача зурлыктагысын (диаметры 14–21 мм) сайласагыз оттырмассыз.
  • Аны гел бер урынга утыртмагыз. Суганны алдагы елны помидор, кәбестә, борчак, ташкабак  үскән түтәлләргә утырту яхшы.
  • Утыртканчы, суганның башларын кисеп чыксагыз (тамырын түгел!), ул тизрәк тишеләчәк.
  •  Утыртыр алдыннан, суганны бераз тоз һәм марганцовка салынган суда 2–3 сәгать тотып алыгыз. Аннары чайкап алсагыз да яхшы. Бу аның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра.

Арча хәбәрләре

Нет комментариев