Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Табиб Диана Гәбделганиева: Үз-үзеңә укол ясау бик аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин

    Соңгы арада илдә табиб күрсәтмәсеннән башка гына коронавирустан үзләренә антибиотик кадаучылар арткан. Болай эшләү дөресме? Үз белдегең белән укол ярдәмендә чирне җиңәргә тырышу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты, Республика клиник хастаханәсенең терапия клиникасы башлыгы Диана Гәбделганиева шул сорауларга ачыклык кертте. (Ватаным Татарстан)

     

    Диана Гәбделганиева

    – Диана Илдаровна, йорт шартларында үз-үзеңә укол ясау нәрсәсе белән куркыныч?

    – Белер-белмәс үз-үзеңә укол ясау бик аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Уколны дөрес ясамыйча кеше утракса (седалищный) нервына зыян сала ала. Ул урында гематомалар пәйда булырга да мөмкин. Эш кораллары стерильләштерелмәгән булса, укол ясаган урын үлекли (сепсис) башлый. Шул рәвешле кан бозыла, кеше үләргә дә мөмкин.

    – Коронавирусны дәвалыйм дип үзенә-үзе антибиотик салучыларга ни диярсез?

    – Болай эшләргә ярамый. Беренчедән, уколлар ковид вакытында, гомумән, булышмый. Антибиотиклар бактерияләргә каршы кулланыла. Ковид исә – вирус. Икенчедән, антибиотикларның тискәре йогынтысы да булырга мөмкин. Аларның кайбер төре йөрәк эшчәнлегенә зыян сала, икенче берләрен эчкәч, диарея башланырга, кеше гөмбәчек инфекциясеннән интегергә мөмкин. Шуңа күрә антибиотикларны белер-белмәс кулланырга ярамый. Аны укол итеп кадау турында сүз дә була алмый.

    – Кайбер кеше витаминнарны да шәфкать туташларына мөрәҗәгать итеп тормыйча гына үзенә-үзе сала бит…

    – Витаминнарга гади генә әйбер итеп карау – зур хата. Аларны да табиб кушуы буенча гына кабул итәргә кирәк. Витаминнарны укол рәвешендә ясатырга кирәк булса, бу эшкә бигрәк тә җаваплы карарга кирәк.

    Реклама

    – Интернетта үз-үзеңә җайлы гына укол ясарга өйрәткән видеоларны да читләтеп үтәргә кирәк, димәк?

    – Хәзер бөтен авыруны интернеттан укып дәваларга тырышалар бит. Эзли башласаң, анда шул ук ковидны, гипертонияне дә ничек дәваларга икәнен башыннан ахырына кадәр аңлатып бирәләр. Хәзерге заманда кешегә интернеттан нәрсәдер уку, ниндидер мәгълүмат туплауны тыеп булмый, билгеле. Ләкин сәламәтлек мәсьәләсендә анда язылганнарны читләп үтәргә кирәк. Әйткәнемчә, анда өйрәткәннәр буенча үз-үзеңә укол ясарга маташу бик аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

    – Кешегә, искәрмә буларак, өй шартларында үзенә-үзе укол ясарга рөхсәт ителгән очраклар бармы?

    – Кеше өй шартларында үзенә бер төрле генә укол ясый ала. Ул да булса – инсулин кадау. Анда тиешле күләмдәге дару тутырылган шприц кулланыла. Ул кеше үзлегеннән дә ясый алырлык итеп эшләнгән. Башка барлык инъекцияләрне дә белгеч кенә ясарга тиеш.

    Динә Гыйлаҗиева

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: