erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Табиб кайнар чәйнең зыяны турында кисәтте

Чәй файдалырак булсын өчен, аңа кипкән җиләк-җимешләр, тәмләткечләр һәм үләннәр кушарга киңәш ителә.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Кайнар чәй организмда яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин, дип кисәтә табиб.

«Көзге салкын көннәрдә күпләр кайнар чәй эчеп җылынырга ярата. Ләкин артык кайнар эчемлек сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин», дип белдерде медицина фәннәре кандидаты, табиб диетолог, гастроэнтеролог Маргарита Арзуманян. Бу хакта Sputnik радиосына сылтама белән РИА Новости яза.

«Урамда салкын һәм яңгырлы булганда, бер чынаяк кайнар чәй эчү җылылык иллюзиясен тудыра. Ләкин эчемлекнең температурасы артык кайнар булса, әлеге ләззәтнең җитди зарары да булырга мөмкин», — дип әйтте гастроэнтеролог.

«Кайнар эчемлекләр белән үткәрелгән тикшеренүләр бар, алар онкологик авыруларга китерергә, үңәч һәм бугаз зарарланырга мөмкин. Шуңа күрә без чәйне кайнап торган су белән пешермибез һәм аны суынгач кына эчәбез. Иң яхшысы — чәйнең тән температурасына тәңгәл булуы. Ул аз гына җылырак — 40 градус була ала, ләкин кайнарны эчәргә ярамый», — дип кисәтте Маргарита Арзуманян.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның сүзләренчә, чәйне пешергәннән соң, биш минут чамасы көтеп торырга кирәк. Ә чәйнең җылыту үзлегенә килгәндә, ул физик түгел, күбрәк психологик эффект дип саный табиб.

«Чәй шул мизгелдә җылыта: авыз температураны тоя, безгә җылынган кебек булып китә, ашказанында ул температураны тоймыйбыз. Бу күбрәк психологик эффект», — дип сөйләде гастроэнтеролог.

Чәй тагын да файдалырак булсын өчен, Маргарита Арзуманян аңа кипкән җиләк-җимешләр, тәмләткечләр һәм үләннәр кушарга киңәш итте. Мәсәлән, чабыр, зәңгәр мәтрүшкә, кипкән алма, киптерелгән әфлисун кабыгы яки дарчын, диелә хәбәрдә.

https://tatar-inform.tatar/news/health/25-09-2021/tabib-kaynar-ch-yne-zyyany-turynda-kis-tte-5839055

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X