Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Табиб-нарколог Рөстәм Вәлиуллин: «Кеше тоташ өч көн 250шәр грамм хәмер эчә икән, бу инде «запой» белән эчү дип атала»

    Запой» белән эчкән кешене гомерлеккә айнытып буламы? Аны үз белдеклегең белән – халык медицинасы ысуллары ярдәмендә дәваларга маташу нәрсәсе белән куркыныч? Кырык елга якын эчкечелек юлына баскан кешеләр белән эшләүче тәҗрибәле табиб-нарколог Рөстәм Вәлиуллинга «запой» турындагы иң актуаль сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

    – «Запой» – алкоголизм чагылышы, – ди белгеч. – Кеше тоташ өч көн дәвамында көн саен 250шәр грамм хәмер эчә икән,  бу инде «запой» белән эчү дип атала. Исерткеч эчемлекләр канга тәэсир итә. Башта ул аны сыекландыра. Аннары 5–6 сәгатьтән кан, киресенчә, куерырга тотына. Организм бу вакытта шушы канны сыеклата торган теге эчемлекне «сорый» башлый. Шул рәвешле озак та үтми – кеше кабат шешәгә үрелә.

    – «Запой» белән эчкән кешенең организмында нинди үзгәрешләр бара?

    – Баш салып эчкән кешене бу дөньяда берни кызыксындырмый. Аңа үзенең физик халәте генә мөһим. Гадәттә кеше беренче көнне теге яки бу сәбәп аркасында шешәгә  үрелә. Шул кайгыны икенче көнне дә юа ул. Бишенче-алтынчы көнгә инде кеше нәрсә өчен эчә башлаганын бөтенләй хәтерләми. Баштарак организм үзенә эләккән алкогольне үзлегеннән зарарсызландырып бара әле. Бу вакытта кеше дә үзен начар хис итми. Әмма хәмернең дозасы арта барган саен, организм да «бирешә» – кеше туктый алмыйча көннәр буе эчә башлый.

    – Бераз айнып торган кешенең, якын арада «ычкынып», кабат эчә башлаячагын алдан фаразлап буламы?

    –Эчкеченең якыннарыннан еш кына: «Запой»га китәр алдыннан аның тавыш интонациясенә кадәр үзгәрә», – дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Яңадан эчә башлар алдыннан кеше бик нык нервылана башлый. Организм кабат хәмер таләп итә.

    – «Запой» белән эчкән кешене гомерлеккә айнытып буламы?

    – Юк, мондый гарантияне беркем бирә алмый. Кешене «запой»дан чыгару, икенче төрле әйткәндә, алкоголь белән агуланган организмны чистарту ул. Моның өчен кан тамырлары аша организмга күптөрле сыекча-дару кертелә. Безгә мөрәҗәгать итүчеләр арасында бөтенләй өметсез эчкечеләр дә була. Аларны, нәрсә эшләсәң дә, айнытып булмаячак. Яман шешнең соңгы стадиясендәге кебек бу очракта да нәрсә дә булса эшләргә соң. Андый кешенең инде баш миеннән берни калмаган була. Миннән еш кына: «Сез үзегез исерткеч эчемлекләр кулланасызмы?» – дип сорыйлар. Кырык ел эшләү дәвамында аракы аркасында кешенең никадәр түбән дәрәҗәгә төшүен, психикасының ни дәрәҗәдә бозылып, акылга сыймаслык гамәлләр кылуын үз күзләрем белән күреп торам. Эчкечеләргә шуларның йөздән бер өлешен генә күрсәтсәң, алар икенче көнне үк эчүен ташлар иде.

    – Айнырга теләге булмаган кешене «запой»дан чыгарып буламы?

    Реклама

    – Закон буенча, үз теләге, ихтыярыннан башка кешене айнытырга ярамый. Бу аның хокукларын бозу санала. Якыннары мәҗбүри рәвештә өстерәп диярлек айнытырга алып килгән эчкечеләр арасында туганнары өстеннән гариза язучылар да бар. Шушы гариза нигезендә аларны, исерекне мәҗбүри айнытырга маташкан өчен, җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.

    – Исерекне үзлегеннән: ниндидер үлән төнәтмәләре, лимонлы чәй кебек чаралар ярдәмендә айнытырга маташучылар да очрый…

    – Белер-белмәс мондый ысулларны куллану бик куркыныч. Күпләр исерекне айнытуны киселгән бармакны дәвалау кебек кенә кабул итә. Чынлыкта исә бу – бик җитди чир һәм ул белгеч күзәтүе астында гына дәваланырга тиеш.

    – Эчкечелеккә китерми торган алкоголь нормасы бармы?

    – Юк, бик аз гына күләмдәге хәмер дә эчкечелеккә салынган беренче кирпеч була ала.

    – Хатын-кыз эчкечеләр ир-ат эчкечеләрдән нәрсәсе белән аерыла?

    – Хатын-кызның эчүе җәмгыятьтә кискен тәнкыйтьләнә торган начар күренеш санала. Шуңа күрә гүзәл затларның күбесе бу начар гадәтен яшерергә тырыша. Ачыкланганда инде хәлләр бик мөшкел – күпләр эчкечелекнең өченче стадиясенә җиткән була. Хатын-кыз организмында исерткеч эчемлекләргә бәйлелек ир-ат белән чагыштырганда 5–6 тапкыр тизрәк пәйда була. Ир-ат уртача ун елда эчкечегә чыкса, хатын-кыз ике ел эчендә дә сәрхушкә әйләнергә мөмкин.

    «Запой»дан чыгып, айнып, тәүбәгә килгән кеше белән алга таба ничек яшәргә? Рөстәм Вәлиуллин элеккеге эчкеченең якыннарына түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итә:

    1. Өегездә хәмернең эзе дә булмасын! Исерткеч эчемлекләргә бай корпоратив, бәйрәмнәр турында тәмләп сөйләшүдән тыелып торыгыз.
    2. Якын кешегезгә аның эчкән чакларын, аның ул вакыттагы кыланмышлары турында искә төшереп тормагыз.
    3. Өйдә тыныч кына яшисе килә торган рәхәт мохит тудырыгыз.
    4. Элеккеге эчкеченең буш бер генә минуты да булмаса хәерле. Йортыгызда ремонт башлыйсызмы, аңа башка эш кушасызмы – анысы сезнең эш. Иң мөһиме – аның элеккеге гадәтенә кире кайту өчен бернинди теләге дә, вакыты да булмасын!
    5. Бергәләп спорт белән шөгыльләнә башласагыз да комачауламас.https://vatantat.ru/2021/08/60673/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: