erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Табиб сулыш алу кыенлашуның куркынычы турында кисәтте

Александр Мясников тыныч вакытта һәм төнлә һава җитмәү хисе йөрәк җитешсезлеге билгесе булуын әйтте.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Сәламәт кешедә сулыш алу кыенлашу, тын кысылу гадәти күренеш булырга мөмкин, әмма кайберәүләр өчен ул җитди авыруларның билгесе булып тора.

«Россия 1» каналы эфирында табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, тыныч вакытта һәм төнлә һава җитмәү хисе йөрәк җитешсезлеге турында сөйли. Кайчакта кискен барлыкка килгән тын кысылу инфаркт, үпкә артериясенең тромбоэмболиясе яки бронхоспазм турында сигнал бирә.

Паника вакытында, чыннан да, сулыш белән проблема була, әмма бу сәламәтлеккә җитди зыян китерми. Моннан тыш, тын кысылу куркынычы кешенең яшәү рәвешенә бәйле, диде табиб.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Күп хәрәкәт итүче актив кешедә тын бетү — ул бер нәрсә. Ә утыра торган яшәү рәвеше алып баручының хәрәкәт иткәндә тыны кысыла башлау — икенче әйбер. Күпме вакыттан хәл нормальләшә дигән сорау туа. Бер минуттан — ул бер әйбер, ә биш минуттан артык вакыт узгач — икенче әйбер», — диде табиб.

https://tatar-inform.tatar/news/health/01-02-2022/tabib-sulysh-alu-kyenlashuny-kurkynychy-turynda-kis-tte-5848388

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X