erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тамада, алып баручы Чулпан Гариповадан чеби үстерү буенча 7 киңәш

"Бер тәүлек чеби алырга куркам мин дип язучылар күп. Ә мин киресенчә, шундыйларны үстерергә яратам. Берничә лайфхак белән бүлешим әле",- ди алып баручы Чулпан ханым.

"1-7 көннәрне мин аларга "ВЕТОМ-" дигән пробиотик эчертәм.  Суларына салам. Һәм шундый су гына эчерәм. Ул ашкайнату системаларын рәтли. 
7-14 көннәрдә "чиктоник" дигән витамин салам суларына. Бу комплекс иң яхшысы дип таптым. 
1-14 көннәрне" Старт" комбикормасы  (кечкенәләр өчен) ашатам. "Глазовский" яки "Богданович" ларга өстенлек бирәм. 
15 көннән башлап үземнең тарткан комбикормага күчә башлыйм. Комбикорманы болай ясыйм. Бодай, көнбагыш, арпа, кукуруза, бодай ярмаларын сатып алам. 3өлеш кукуруза, 2 өлеш бодай, 1,5 өлеш көнбагыш, 0,5 өлеш борчак, 1 өлеш арпа кушыла. Һәм шушы тарткан катнашманы яхшылап бутап акрын гына комбикормадан китә башлыйм! 
1 нче көнне (чебинең 15 нче көне була инде) шушы катнашманы комбикормага 30% кушам
2 нче көнне (чебинең 16 көне) 50 % кушам. 
3 нче көнне комбикорма 30% тартканы 70%.

Шуннан алдагы көннәрдә тулысынча бары тик үзем тарткан катнашманы су белән юешләтеп бирәм. Суны күп кушмаска. Тартылган катнашма кул белән җыйгач оеша, ә бармак белән төрткәч таралып китә торган булырга тиеш. Суга балык мае һәм "мясякостная мука" да салам болгатканда. Балык маен суга салсаң май катнашмада тигез тарала. 
14 көннән башлап суйганчы чебиләрнең суына тагын бер пробиотик "БАЙКАЛ М" салам. ( Аны бакчачылар үсемлекләргә сибәргә куллана).

Шуларны куллансагыз чебиләрегез үлми, һәм итләре тәмле була. Комбикормадагы примекстан ашап түгел,  ә аксымнары, микроэлементлары дөрес итеп кулланылган тарттырылган ярмалар ашап үсә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чебиләргә 5 көннән соң алларына ком куям. Аларның азыкны эшкәртү системасы өчен бу бик кирәк!", - дип киңәшләр язган Чулпан Гарипова. 

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/chulpan-garipovadan-chebi-ster-buencha-7-kish

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X