Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Тамакны ничек тиз дәваларга?

    Иң мөһиме – ялкауланмаска. Тамак авырта башлауга ук, ромашка төнәтмәсен кулланыгыз.

    Ике стакан кайнар суга бер аш кашыгы ромашка салып, су мунчасында 10-15 минут кайнатабыз. Суынгач, шуның белән тамакны чайкатабыз.

    Тагын бер ысул: чөгендерне вак угычтан уабыз да согын сыгабыз. 200 мл чөгендер согына бер аш кашыгы алма серкәсе салабыз. Шул катнашма белән тамакны чайкыйбыз.

    Реклама

    Тамакны бал белән чәй дә «тынычландыра». Чәегез кайнар булмасын.

    http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/tamakny-nichek-tiz-dvalarga

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: