Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда Түбән Кама халкы кадәр кеше фәкыйрьлектә яши: пособиеләр алу юллары ("Интертат", Рифат Каюмов)

    Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аз керемле гаиләләргә дәүләт ярдәме турында сөйләде. Министр чыгышының иң кызыклы урыннары — «Интертат» күзәтүендә.

    Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аз керемле гаиләләргә дәүләт ярдәме турында сөйләде. Министр чыгышының иң кызыклы урыннары — «Интертат» күзәтүендә.

    https://pixabay.com/
     «Татарстанда 254 мең кеше хәерчелек чигендә яши»

    Эльмира Зарипова
    "Татар-информ" архивы
    Татарстан фәкыйрьлек күрсәткече түбән булган иң яхшы дүрт төбәк арасында булса да, бүгенге көндә бездә 254 мең кеше хәерчелек чигендә яши. Чагыштырып карау өчен, Түбән Кама шәһәренең халык саны — 240 мең кеше. Фәкыйрьлек чигендә яшәүчеләрнең 72 проценты — балалы гаиләләр икән. «Быел балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен 11,6 млрд сум акча каралган», — диде Эльмира Зарипова.

    Фәкыйрьлек күрсәткече — ул шартлы төшенчә. Кереме яшәү минимумыннан арткан кешеләр ярлылар рәтенә керми. Татарстанда аның күләме 2022 елга 10756 сумны тәшкил итә. Яшәү минимумы — юкка гына кертелгән әйбер түгел. Кереме аннан түбән кешеләргә дәүләт пособиеләр белән ярдәм итә. Керем бер сумга гына югарырак булса да, фәкыйрьлек пособиесе түләнми.

    Күп очракта, фәкыйрьлек чиге йөз сумга гына артса да, дәүләт пособиесенә дәгъва кылучылар даирәсе шактый арта. Монда саннар меңләгән кеше белән исәпләнә.

    Россиянең күпчелек төбәкләрендә фәкыйрьлек чиге Татарстанга караганда югарырак. Башкортстанда һәм Оренбург өлкәсендә ул 11009 сумны, Удмуртиядә һәм Ульян өлкәсендә — 11262 сумны, Марий Элда — 11136 сумны, Бурятиядә 13793 сумны тәшкил итә. Яшәү минимумы күрсәткече бары тик Саратов, Липецк һәм Пенза өлкәләрендә Татарстаннан бераз кимрәк. Тулы исемлек белән Пенсия фонды сайтында танышырга мөмкин.

    Әгәр Татарстанда яшәү минимумын Башкортстан күрсәткече белән тигезләсәләр, фәкыйрьләр саны, һичшиксез, 254 мең генә булмас иде.

    «Быел үз эшен ачарга теләүчеләр өчен социаль контракт күләме 150 мең сумга җитте»

    Салават Камалетдинов
    «Хәерчелекне киметү өчен төп инструментларның берсе булып социаль контракт тора», — диде Эльмира Зарипова.

    Социаль контракт — ул авыр тормыш шартларыннан чыгу максатларында кеше белән социаль яклау органы арасында төзелгән шартнамә.

    Реклама

    Министр сүзләренчә, социаль контракт төзелгән очракта, эшсез кешегә эш эзләү вакытына яшәү минимумы күләмендә 9 айга кадәр пособие түләнә (2022 елда 10756 сум). Үз эшен башлап җибәрергә теләгән кешегә пособие 12 айга каралган. 

    Авыр тормыш хәленнән чыгу, мәсәлән, дәвалану, алкогольгә бәйлелектән котылу өчен социаль контракт алты айга төзелә, ягъни ярты ел буе пособие түләнә. Социаль контрактны кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр генә төзи ала.

    «Быел үз эшен ачарга теләүчеләр өчен социаль контракт күләме, ике тапкыр артып, 150 мең сумга кадәр җитте. Җиһазлар, чимал яки кирәкле материаллар сатып алу өчен 150 мең сум — яхшы мөмкинлек. Үз эшеңне башлап җибәргәч, эшмәкәрлекне үстерү буенча башка дәүләт программаларына да керергә мөмкин булачак», — диде Эльмира Зарипова.

    Социаль контракт системасында тагын бер яхшы яңалык бар: быелдан социаль контракт төзегәндә пай җирләре исәпкә алынмый.

    «Быелдан без кешенең милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен бәяләгәндә аның пай җирләрен исәпкә алмыйбыз. Социаль контракт шартларында кешегә дәүләт ярдәме билгеләгәндә әлеге җирләр исәпкә алынмаячак. Бу социаль контракт төзүгә дәгъва итә алучылар даирәсен киңәйтә. Өстәмә меңләп кеше социаль контракт системасында катнаша алачак», — диде Эльмира Зарипова.

    Былтыр аз керемле алты йөзгә якын кешенең социаль контракт төзү өчен язган гаризасы пай җире булу сәбәпле кире кагылган. Бу мәсьәлә халык җыеннарында еш күтәрелгәч, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кешенең милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен бәяләгәндә пай җирен исәпкә алмаска дигән йөкләмә биргән.

    Министр сүзләренчә, социаль контракт төзү өчен социаль яклау органнарына гариза язарга кирәк. Гаризаны шулай ук күпфункцияле үзәк, яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша юлларга мөмкин. Керемне, мөлкәтне раслаучы документлар тупларга кирәк түгел, чөнки мондый мәгълүмат дәүләт органнарында бар.

    Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел 4 февральгә 324 социаль контракт төзелгән. Шуларның 272се — эшкә урнашуга, 13е — шәхси эшмәкәрлекне гамәлгә ашыруга, берсе — шәхси ярдәмче хуҗалыкны булдыруга, 38е — авыр тормыш хәленнән чыгуга. 2021 елда Татарстанда барлыгы 8 428 социаль контракт төзелгән.

    Газ кертүчеләргә 80 мең сумга кадәр субсидия
     Дәвамын укыгыз: https://intertat.ru/news/society/17-02-2022/tatarstanda-t-b-n-kama-kad-r-keshe-f-kyyrlekt-yashi-posobiel-r-alu-yullary-5849523

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: