Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Тавык-чебеш авырмасын дисәң...

    Белгеч киңәше

    Тиздән җәй. Тавык, бройлер чебиләр алыр вакыт җитте. Аларны әйбәт итеп үстерәсе килә. Әйдәгез, кош-кортны исән-имин үстерү өчен белгеч киңәшләрен тыңлыйк. Без сораулар белән зур тәҗрибәле ветеринария белгече, гомер буе шушы өлкәдә эшләгән Мөхәммәт Шәрәфиевка мөрәҗәгать иттек.

    – Тавык-чебештә була торган күп кенә авыруларның килеп чыгуы, шул исәптән йогышлы чирләрнең сәбәбе – аларны дөрес асрамау һәм ашатмау, – дип башлады сүзен Мөхәммәт Шәрәфиев. – Кошларны асраганда аларны гел карап торырга кирәк.

    – Гел игътибар белән карап торсаң, авырганнарын хәзер күреп аласың.

    – Әйе. Авырган кошның күзләре йомылган була. Андый тавык-чебеш авырдан һәм еш сулый, аксый, башы, аяк-лары калтырый, урыныннан тормый башлый.

    – Сәбәбе нидә булырга мөмкин?

    – Мондый билгеләр азыкта берәр витамин, минерал матдәләр җитмәгәндә яки агуланганда була. Витамин җитмәгәндә алар начар үсә, ябыгалар, ашамыйлар. Д витамины җитмәгәндә сөякләре кәкрәя, акрын гына йөриләр, күп очракта утырып торалар. Бу бигрәк тә урамга чыкмаган, кояш күрмәгән кошларда күзәтелә. В1, В2, В3, В5, В6 витаминнары җитмәсә, кошлар алпан-тилпән киләләр, калтырыйлар, башларын арт якка салалар.

    – Нишләргә?

    – Мондый вакытта чүпрә, яшел үлән, ылыс, печән оннары бирергә кирәк. Каротинга бай люцерна, клевер, кәҗә үләне яфраклары файдалы. В12 витамины ит-сөяк оннарында була һәм сөт, ит калдыклары бирсәң файдалы.

    – Агулану очрагын да әйтеп үтсәгез иде.

    Реклама

    – Сыйфатсыз ризык ашатканда кошлар агуланалар. Аларның эчләре китә, бүксәләре һәм эчәкләре ялкынсына. Тавыкларның тешләре юк, шуңа аларның бүтәкәсен (ашказаны) эшләтү өчен кайбер кешеләр ком яки пыяла ватыклары бирәләр. Бу хәтәр. Ком белән тыгыла, ә пыяла ашказанын, эчәклекләрне җәрәхәтләргә мөмкин. Тавыкларның җәрәхәтләре булса, аксый башласалар, аларны аерып, рәтләнгәнче дәваларга кирәк.

    – Сез үзегез дә тавык-чебеш асрыйсыз. Тәҗрибәгезне безгә дә сөйләгез әле.

    – Мин үзем бәрәңге пешереп бирәм, 3-4 килограммга бер бал кашыгы тоз салам. Ярмаларны берничәне бергә кушып тартабыз: 60 проценты арпа, 20 проценты бодай, 20 проценты солы була. Кышын тавыкларга ашказаны эшләсен өчен ярмыйча кукуруз бирәм. Җәен вак гравий, таш кулланабыз. Иртә-кич 15 тавыкка бер стакан сөт, ит-сөт, аш, ботка калдыклары салам. Йомыркада аминокислоталар күп, шуның өчен кипкән кычыткан, ә менә кабыгы нык булсын өчен клевер, люцерна яфраклары бирәм. Йомырка кабыгын төеп ярмаларга кушабыз. Яктылык кышын иртән 5тән кичке 5кә кадәр. Асларын гел чистратып торырга кирәк. Аслык өчен печән чүпләре, сарымсак, суган кабыклары, әрем, бөтнек җәйсәгез, күп паразитлар, авырулар булмас.

    – Паразитлар дигәннән, гадәттә тавык-чебеш бетләүчән була.

    – Тавыкларда талпан (кош бете), ашказанында чуалчаннар, каурый-мамык бете була. Бу корткычларны үз вакытында юк итеп барырга кирәк. Йогышлы авырулар булмасын өчен тавык-чебешне авырту булмаган хуҗалыклардан алыгыз, документсыз алмагыз. Абзарны чистартып, дезинфекция ясап торырга кирәк. Дөрес ашату, микроклиматны саклау – болар барысы да авыртулар чыкмаска бер чара.

    – Дезинфекция өчен нәрсә кирәк?

    – Дезинфекция өчен кояш нуры, югары температура (кайнар су), бур, сүндерелгән известь кулланалар. Ашказаннары, эчәкләр авырмасын өчен марганцовка ярый, аны 10 көнгә бер мәртәбә биреп торыгыз. 0,5 грамм 10 литр су исәбеннән. Коенырга агач көле, ком салып куегыз. Ул гел коры булсын.

    – Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: