erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тазармас өчен ничек ашарга: нутрициологтан 10 киңәш (»Интертат»)

Табиблар әйтүенчә, Татарстанда симерүдән интеккән кешеләрнең саны елдан-ел арта бара. Әгәр 2005 елда табиблар ирләрнең – 60 һәм хатын-кызларның 42 процентында нормаль гәүдә авырлыгы билгеләгән булса, алга таба инде бу саннар бер дә сөендерерлек түгел .

 

«2018 елда без артык гәүдә авырлыгыннан һәм симерүдән интеккән ир-атларның 20 процентка артуын теркәдек. Бездә нормаль гәүдә авырлыгы булган хатын-кызлар һәм ир-атлар бары тик 44 процент кына калган», – дип сөйләде Казан Дәүләт медицина академиясенең гомуми гигиена кафедрасы профессоры, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш нутрициологы Оксана Фролова.

«Татар-информ» үтенече буенча, нутрициолог симерү һәм ашказаны-эчәклек тракты белән проблемалар булмасын өчен дөрес туклану хакында киңәшләр бирде.

1 киңәш: Туклану төрле булырга тиеш

«Иң мөһиме – туклануда төрлелек булсын. Бары тик төрле рацион гына сәламәт һәм дөрес була ала», – диде ул.

Нутрициолог көн дәвамында 4 мәртәбә ашарга киңәш итә, һәм һәр ашау арасында вакыт аралыгы бер төрле булырга тиеш. Һәр ашаганда тәлинкәдә ниндидер яңа ризык булса әйбәт.

Фото: © Владимир Васильев

2 киңәш: Яшелчәләр күп булырга тиеш

Рационда кимендә 400-500 грамм җиләк-җимеш һәм яшелчә булырга тиеш, бәрәңге бу исемлеккә керми. Нәкъ менә яшелчәләргә өстенлек бирергә кирәк, чөнки җиләк-җимешләр калориялерәк.

Ә менә бәрәңгене кыздырып түгел, ә пешереп ашау яхшырак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Иртән алма ашарга кирәк. Төшке ашта салат булсын, моның өчен «диңгез артыннан кайткан» әллә нинди яшелчәләр дә кирәкми. Хәзер кыяр-помидор да кыйммәтләнә. Бу – кишер, чөгендер, шалкан, торма, кәбестә булырга мөмкин: бу яшелчәләр яхшырак та әле», – диде белгеч.

Фото: © Михаил Захаров

3 киңәш: Азык җепселләре мөһим!

Макарон һәм кәбестә арасыннан гарнирга кәбестә сайларга киңәш итә Оксана Фролова. Чөнки кәбестәдә азык җепселләре җитәрлек күләмдә була.

«Азык җепселләре – йөрәк-кан тамырлары авырулары, онкология һәм шикәр диабеты профилактикасы ул. Бер көнгә кимендә 20 грамм азык җепселе булырга тиеш. Мәсәлән, 150 граммлы бер зур алмада 4 грамм азык җепселе була. Көндәлек норма тулсын өчен, якынча 1 кг алма ашарга кирәк. 100 грамм кишердә 2 грамм азык җепселе бар», – дип сөйләде ул.

Дәвамы укыгыз : https://intertat.tatar/news/tazarmas-ocen-nicek-asarga-nutriciologtan-10-kinas-5855594

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X