Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Теләсә нинди бәладән коткара торган аять

    Сизә торгансыздыр: тормышта көннән-көн авырлыклар арта, шом һәм хәвеф көчәя. Менә шундый чакларда кешеләр котылу юлын таба алмыйча, төшенкелеккә биреләләр, җәмгыятьне паника биләп ала, депрессияне үзләренең көндәлек газабына әверелдерүчеләр арта.

    Башкалар хакына керү хисабына үз тормышын җайга салырга тырышучылар ишәя: караклык һәм җинаятьчелек көчәя. Әмма Аллаһы Тәгалә, авырлыклар белән сынаганда, адәм балаларын һәлак итүне максат итми, аларны яхшыртырга, чистартырга тели. Билгеле бер шартны үтәүчеләрне бәладән коткарырга вәгъдә бирә. Бу язмада без сезгә Галәмнәр Хуҗасының бер вәгъдәсе хакында сөйләрбез. «Талак» сүрәсенең 2 нче аятенең ахырында һәм 3 нче аятьтә бәлагә тарыган коллары өчен Раббыбыз котылу юлын күрсәтә. Габдуллаһ ибн Мәсгуд – ахырзаман илчесенең (салләллаһу галәйһи вә сәллам) иң якын сәхабәләрнең берсе 2 нче аятьне: «Коръәннең юаныч бирүче иң бөек аяте», – дип атый. Ибн Габбас – пәйгамбәрнең якын туганы һәм сәхабәсе – ул аять турында: «Бу дөньяның һәм ахирәтнең тәләсә кайсы бәласеннән коткара», – ди.

    Аятьләрнең мәгнәви тәфсирен китерик: «…Берәү Аллаһка гөнаһлы булудан сакланса, ул кешегә Аллаһ дөньяда һәм ахирәттә хәсрәтле булудан котылу юлын ачар. Һәм Аллаһ ул кешене уйламаган җирдән ризыкландырыр. Бер кеше үзен һәм барча эшен Аллаһка тапшырса, аның хаҗәтләрен үтәргә Аллаһ җитәдер. Аллаһ – үзенең эшләрен җиренә җиткерүче, әлбәттә, Аллаһ һәр нәрсәгә чик үлчәү куйды» (65 сүрә, 2–3 аятьләр)

    Бу аятьләрне тормышта куллануның үрнәк мисалын имам әт-Табари (IX–X гасырларда яшәгән мөселман галиме) сөйләп калдырган бер вакыйгада карыйк. Ул сөйли: «Мин хаҗ сезонында Мәккәдә идем һәм анда халыкка: «Әй, хаҗ кылучылар, әй, Мәккә кешеләре! Мин мең динары булган акча янчыгымны югалттым. Кем табып, миңа кайтарса, Аллаһ аны бәрәкәт белән бүләкләсен һәм җәһәннәм газабыннан коткарсын, аңа әҗер һәм бүләк хисап көнендә булачак», – дип мөрәҗәгать итүче, Хөрәсәннән килгән ирне күрдем.

    Аның янына карт бер Мәккә кешесе килде һәм: «Әй, хөрәсәнле, безнең илебез авыр хәлдә. Хаҗның санаулы гына көннәре калды, вакыты чикләнгән һәм табыш ишекләре бикләнәчәк. Бәлки, ул акчалар иманлы бер фәкыйрь карт кулына төшкәндер. Ул синең белән килешү төзергә телидер: ул сиңа акчаларыңны кайтара, ә син аңа зур булмаган бер өлешен бирәсең», – диде. Хөрәсәнле: «Ул күпме тели соң?» – дип сорады. Шәйх: «Уннан бер өлешен тели, ягъни мең динарның йөзен», – дип җавап кайтарды. Хөрәсәнлене бу канәгатьләндермәде һәм ул: «Мин алай эшләмим, ләкин аның эшен Аллаһка тапшырам һәм очрашкач (кыямәт көнендә. – Р.Ф.), Аңа зарланам, безгә Аллаһ җитә һәм Ул – иң яхшы Яклаучы!» – диде».

    Имам әт-Табари яза: «Минем башыма: «Бу карт акчалы янычыкны тапкан һәм байлыкның аз бер өлешен теләүче шул фәкыйрь ирдер әле», – дигән уй килде. Һәм мин, ул өенә кайтканчы, аның артыннан бардым. Барысы да нәкъ мин уйлаганча булып чыкты. Мин аның: «Әй, Лүбәбә!» – дип, хатынын чакыруын ишеттем. Хатыны аңа: «Тыңлыйм, әй, Әбү Гыяс!» – дип җавап кайтарды. Ул хатынына: «Мин теге акчаның иясен таптым, ләкин ул акчасын табучыны бүләкләргә риза булмады. Мин аңа ул акчалардан йөз динар бирергә тәкъдим иттем, ул баш тартты һәм эшне Аллаһка калдырды. Нишләргә миңа, әй Лүбәбә?! Миңа акчаларны кайтарырга кирәк, мин Раббымнан куркам!» – дип мөрәҗәгать итте.

    Хатыны аңа: «Әй, ирем, без синең белән 50 ел фәкыйрьлектән интегәбез. Синең дүрт кызың, ике сеңелең, мин һәм әниең бар, үзең – тугызынчыбыз. Безнең сарыкларыбыз да, көтүлекләребез дә юк. Ул акчаларны ал, безне туендыр, без – ачлар, киендер, безнең хәлебезне син бик яхшы беләсең. Бәлки, шуннан соң Аллаһы Тәгалә сине баетыр һәм син аңа, гаиләңне туйдыргач, акчаларын кайтарып биресең», – диде. Ул хатынына: «Әй, Лүбәбә! Мин шулай фәкыйрьлеккә сабыр итеп, картлыкка ирешкәч, хәрамны ашармын һәм тәнемне утта яндырырмын, кабергә якынайганда гына Бөек Аллаһның ачуына лаек булырмынмыни?! Юк, Аллаһ белән ант итәм, моны эшләмәм!» – дип җавап кайтарды. Мин аннан картның һәм аның хатынының сүзләренә таң калган хәлдә киттем.

    Икенче көнне көндезге берләрдә мин динарлар иясенең тагын кичәге сүзләрен кычкыруын ишеттем. Аңа яңадан шул ук карт килде һәм: «Әй, хөрәсәнле, мин синең белән кичә сөйләштем һәм үгетләдем. Аллаһ белән ант итәм, безнең илебездә чәчүлекләр һәм терлек аз, акчаларны тапкан кешене Шәригатькә каршы килмәслек итеп бүләклә. Мин сиңа йөз динар бирергә тәкъдим иттем, син баш тарттың. Синең акчаларың Бөек Аллаһтан куркучыга эләккән булса? Син аңа йөз урынына унны бирмәссеңме? Ул акчалар аңа ярдәм, ризык табу чарасы һәм тынычлык китерер иделәр», – диде. Хөрәсәнле әйтте: «Мин моны эшләмәм. Акчаларның хисабын Аллаһ каршында ясармын һәм очрашу көнендә Аңа зарланырмын. Безгә Аллаһ җитә һәм ул – иң Гүзәл Яклаучы!»

    Реклама

    Икенче көнне тагын шул ук хәл кабатланды. Янә карт аның янына килде һәм әйтте: «Әй хөрәсәнле, ике көн элек мин сиңа акчаларны табучыга йөз динар бирергә тәкъдим иттем, син баш тарттың. Аннан соң ун динар бирүеңне сорадым, син тагын кире кактың. Син аңа бер динар бирмәссеңме? Яртысына ул кирәкле әйберләр алыр иде, яртысына сарык алып савар, кешеләргә эчерер, балаларын ашатыр иде һәм аңа шул җитәр иде». Хөрәсәнле җавап бирде: «Мин моны эшләмәм. Хәзер мин моны Аллаһка калдырам һәм очрашу көнендә Аңа зарланырмын. Безгә Аллаһ җитә һәм ул – иң Гүзәл Яклаучы!» Шунда шәйх аны үзенә тартып китерде һәм: «Киттек минем белән һәм акчаларыңны ал, миңа төннәрен тыныч йокларга бир. Мин ул акчаларны тапканнан бирле тынычлыгымны югалттым», – диде».

    Имам сөйли: «Мин алар артыннан карт өенә кайтып җиткәнче ияреп киттем. Ул җирне казый башлады һәм акчалы янчыкны алды һәм әйтте: «Акчаларыңны ал һәм Аллаһтан мине кичерүен һәм Үзенең Рәхмәте белән мине бүләкләвен сора».

    Хөрәсәнле акчаларын алды, китәргә җыенды, әмма ишеккә барып җиткәч әйтте: «Әй, шәйх, минем әтием, аңа Аллаһның рәхмәте булсын, үлде һәм миңа 300 мең динар калдырды. Ул миңа васыять әйтте: «Аларның өчтән берен ал да лаеклы кешеләргә бүлеп өләш». Мин бу янчыкка бу акчаларны лаеклы кешегә тапшырырга дип салдым. Аллаһ белән ант итәм, Хөрәсәннән чыкканнан бирле синнән дә лаеклырак кешене очратмадым. Аларны ал һәм Аллаһ синең малыңа бәрәкәт бирсен һәм сиңа тугрылыгың, фәкыйрьлеккә сабыр итүең өчен хәерлесен бирсен». Шуннан ул акчаларны калдырып чыгып китте.

    Карт аягына басты, елап җибәрде һәм Аллаһка мөрәҗәгать итте: «Аллаһ бу акчаларның иясенә кабердә рәхмәтен ирештерсен һәм улына бәрәкәт бирсен!»

    Аллаһ сабырлык һәм тәкъвалык ияләрен сынаудан соң менә шулай бүләкли һәм «Талак» сүрәсендә биргән вәгъдәсен тормышка ашыра.

                                          Рәшит Фәтхрахманов

    Чыганак https://vatantat.ru/2022/04/79119/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: