Арск-Информ
  • Рус Тат
  • “Теплицаны юарга онытмагыз”. Бакчачыларга берничә киңәш

    Һәвәскәр бакчачы Эльмира Исхакова көзен бакчада башкарыла торган берничә эш хакында искә төшерде. Файдасы тими калмас ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина).

     

    – Тиздән теплицадан соңгы помидор, кыярларны да җыеп алабыз. Бушап калган теплицаны кышка ничек әзерләп калдырырга?
    – Иң шәбе күкерт шашкасын яндыру. Әмма теплицаның каркасы металлдан булса, бу ысулны кулланмаска киңәш итәм, чөнки металлны күкерт “ашый”. Күкерт шашкасын яндырганда кулга перчатка, борын һәм авызыгызны респиратор белән каплагыз. Бер тәүлектән ишекләрен ачып җилләтегез. Теплицаның каркасы металлдан булса, бер җирен дә калдырмыйча, марганцовка белән юыгыз. Фитофтора кергән булса, җирнең өске 15 см тирәнлектәге капламын  казып алып чыгарыгыз. Бакчадан яңа җир алып кереп өстәгез. 10 литр суга 400 гр хлор кушып, сеңдереп түтәлләргә сибәргә кирәк. Бакыр купоросы белән юдыртсагыз да була (10 литр суга 100 гр). Бордос сыекчасы да булыша. 100 гр бакыр купоросына 1 литр кайнар су салып, яхшылап эретегез, шуңа 5 литр кайнар су өстәгез һәм тагын 4 литр суык су кушыгыз. Монысы әзер. Аерым чиләктә 1 литр суда 100 гр известь яндырыгыз, шуңа 4 литр су өстәгез. Ике эремә дә әзер. Бүлмә температусына кадәр суынганнарын көтегез һәм икесен бергә кушып, сөзегез. Зәңгәрсу төстәге катнашма барлыкка килә. Менә шуның белән бөтен теплицаны, берочтан җирен дә эшкәртегез. Парник пыяладан яки пленкадан икән, аларын кер сабыны белән юыгыз. Пленканы кышка салдырып, аны марганцовкалы суда юып киптереп алып куярга да була. Күкерт шашкасын теплицагызның ничә квадрат метр булуына карап алыгыз. Бер генә җитмәскә дә мөмкин. Менә шулай теплицаны кышка әзерләп бетергәч, җире туңмасын дисәгез, түтәлләренә салам җәегез. Ә кар яугач, шуның өстенә кар кертегез.

    – Бакчадагы фитофтора белән зарарланган түтәлләрне дә эшкәртергә кирәктер?
    – Бакчада үскән помидор җирен эшкәртү өчен “Байкал ЭМ-1”, “Байкал ЭМ-5” дигән препаратлар кулланыгыз. Фитофтора белэн чирләгән булса, суыклар башланырга ике атна кала, җирне казыр алдыннан шуларны сибәргә кирәк. Ә “Бактофит”, “Триходермин”, “Планзир”, “Фитоспорин”, “Фитоцид” дигәннәрен җирне казыгач сибәсе була. Көрәк тирәнлегендә казыгыз, сыекча 10 сантиметрга үтәргә тиеш. Шулай ук яз көне кар эреп бетүгә дә, боларның кайсын булса да сибәргә кирәк. Бордос сыекчасы белән дә эшкәртә аласыз. Язын помидорларны утыртыр алдыннан теплица эчен дә, бакчага помидор утыртасы җирне дә марганцовка кушылган кайнар су белән пешекләгез. Болай эшләгәндә, теплицаның форточкаларын, ишекләрен ябарга, ә ачык грунтны пленка белән капларга онытмагыз.

    – Җимеш бирә торган агач-куакларны кимерүчеләрдән ничек сакларга киңәш итәсез?
    – Кәүсәләренә, энәләрен аска каратып, чыршы, нарат ботаклары бәйләргә, рубероид, вак тишекле челтәр, бакча бинтын урарга мөмкин. Башта агач әйләнәсен 10-20 см тирәнлектә казыгыз һәм рубероид яки башка материалны төптән үк урагыз да төбен күмеп куегыз. Кәүсәләрне агартырга да була. Бакчачы кибетләрендә куян, тычканнарны куркыта торган  матдәләр кушылган катнашма сатыла. Шуның белән агартып куя аласыз. Гади акшарга дегет сабыны кырып салып та агартырга мөмкин. Бакчачы кибетләрендә “Пугач”, “Креолин” дигән сыекчалар да сатыла. Инструкция буенча урый торган материалга шуны да тамызырга була.

    Реклама

     

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/teplitsany-yuarga-onytmagyz-bakchachylarga-bernich-kish

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: