Арск-Информ
  • Рус Тат
  • “Үтерә бу”, “йөрәгем ярылды” дип сөйләшү дөресме?

    “Үтерәсең син”, “йөрәгем ярылды”... Болар сөйләмебездә яраткан сүзләребез булып тора. Беренчесен гаҗәпләнгәндә дә, шаккатканда да әйтергә ияләшсәк, икенчесен, күп очракта, курыкканда, шомланганда әйтү гадәткә кергән. Хәтта еш кына телебездән: “Үтерә бу бала, үтерә бу кеше”, – кебек сүзләр дә чыга.

    Телгә яткан һәм көнкүрешкә кереп киткән бу сүзләрнең бер гаебе дә юк сыман. Тик без әлеге гадәтнең мәгънәсенә төшенергә тырышыйк әле. Кем дә булса хакында сүз барганда “үтерә” дип яки “йөрәгем ярылды” дип сөйләшү дөресме икән?

    Барыбыз да белә: кешенең һәрнәрсәгә күнегү гадәте бар. Шул исәптән сүзләргә дә. Әгәр телебезгә нинди дә булса килешсез сүзләр ычкындыру гадәте керә икән, аннан тиз генә котылам димә. “Бу сүзләрнең нинди гаебе бар соң?” – дип, аңлап бетермәүчеләргә әлеге хәдис-шәрифне китерәм: “Аллаһыга һәм Ахирәткә ышанучы кеше үз сүзләренә игътибарлы булсын. Дөрес сүз сөйләсен яки дәшмәсен, чөнки авыздан чыккан һәр сүзне фәрештәләр язып бара һәм алар өчен җавап тотарга туры киләчәк”.

    Безгә: “Фәрештәләрнең “әәмин” дигән вакыты бар”, – дигән төшенчә билгеле. Бу – хәдис. Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Беркайчан да начар сүз әйтмәгез, чөнки фәрештәләр әйткән сүзләрегезгә “әәмин” дип торалар”, – дип әйткән. Без моңа ныклап ышанабыз: көннең яки билгеле бер вакыт аралыгының бер мизгеле бар: ул вакытта фәрештәләр "әәмин" ди. Димәк, бу вакыт телебезгә ни килсә шуны сөйләгән чагыбызга туры килсә, ул чынга ашарга мөмкин.
    Коръәни Кәримдә болай дип әйтелгән:

    “Уңнан һәм сулдан утырган [фәрештәләрдән] язып баручы икәү [кешенең кылганнарын] теркәп баралар. Ул һичбер сүз [авызыннан] чыгарамы, янында әзер бер күзәтәче [фәрештә] була”.
    «Каф», 50:17-18

    Шунысы куандыра: бу вакытта без хәерле теләкләр, матур, күркәм сүзләр әйтергә мөмкин. Димәк, Аллаһының рәхмәте белән, бу сүзләребез тормышка ашуы ихтимал.

    Реклама

    Адәм баласы әйткән сүзләренә игътибар да бирми, гадәтләнгәнчә сөйләшә, хәтта кайбер кешедән: “Бик арыдым, ял итеп алырга иде, хәтта кеше кебек авырып та алмыйм бит, ичмасам”, – дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Болары бигрәк тә куркыныч сүзләр, чөнки Аллаһым сакласын, ничек авыруыбызны, авыруны ничек кичерүебезне белмибез. Шуңа күрә бу сүзләрне әйтүдә сак булыйк. Авырып китсәк, йә, Раббым, сәламәтлек бир, чабып йөрер идем, дип әйтәчәгебез ап-ачык.

    Әйе, телгә кергән әлеге сүзләрне әйтүнең, бер яктан караганда, гөнаһы да юктыр, әмма аларны һәрдаим әйтү безнең үзебез өчен хәерле түгел.
    Шуңа да телгә кергән “тигәнәк” сүзләрдән котылыйк, телебезне матур сүзләр әйтергә генә ияләштерик. Хәтта үзебезгә карата да тузга язмаган сүзләр сөйләп, үзебезнең халәтебезгә зыян салмыйк, ә киресенчә, уйларыбызны сүзләребезне дөрес юнәлештә алып барыйк.

    Айсылу Юлдашева.

     http://shahrikazan.ru/news/din/ter-dip-yaki-yrgem-yaryldy-dip-sylsh-dresme

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: