erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Теш дәвалаганда ясалган укол уразаны бозамы?

Күптән түгел теш дәваларга туры килде, табиб авыруны баса торган укол ясады. Уразаны бозамы ул?

Җавап: “Үә галәйкүм әссәлам! Укол ясату уразаны бозмый. Авыз куышлыгына ясалган укол да уразаны бозмый, әмма бу очракта уколның тамчысы тамакка китү куркынычы бар. Теш ямаганда яисә алганда, аның кыйпылчыклары тамакка китәргә мөмкин. Бу очракта ураза бозыла.
Шәригатьтә уразага түбәндәгечә билгеләмә бирелә:

Ураза ул – ашказанына яисә аш кайнату әгъзаларына (үңәч, эчәклек) махсус яисә ялгышып ни дә булса керүдән, җенси якынлыктан тыелу (“Нур әл-Идах”).
Димәк, авыз куышлыгы аша үтеп ашказанына кергән бар нәрсә дә уразаны боза. Шунлыктан, ашыгыч ярдәм кирәк булмаган очракта, рамазан аенда тешләрне дәвалаудан тыелып тору хәерлерәк.
Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев