erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Теш табибы: «Сары мәтрүшкә файдыларак»

Абруйлы теш табибы, инде 40 ел медик булып эшләгән, үрнәкле гаилә башлыгы Әсхәр абый Замановны — шифалы һәм дару үләннәре җыю остасы буларак та белә идем. Ниһаять, аның белән дә әңгәмә корырга мөмкинлек булды.

— Үләннәр җыю, аларны киптерү - бер караганда гына җиңел шикелле тоела. Сез бу хакта ни әйтер идегез, Әсхәр Корбангалиевич?

— Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәссәламнең бер хәдисендә әйтелә "Аллаһы Тәгалә чир һәм аның дәвасын бирде", бу бит инде әле 7 гасырлардан. Ул вакытта бит әле химик матдәләр өйрәнелмәгән, даруханәләр дә юк заман. Шул чаклардан ук үләннәр киң кулланышта булган. Борыңгы бабаларыбыз аларны яхшы белгән. Минем принциплар - алар бит тикшерелгән. Аяк астында файдалы дарулар күп, аларны белергә кирәк. Әлбәттә, җыю һәм әзерләү тәртибен белү мөһим!

— Менә безнең табигатебез бик бай. Үләннәрне җыеп, шифасын күр генә бит! Сез бу сүзләрне табиб буларак та дәлилли аласыздыр?

— Әйе, шулай, мәсәлән, нигә безгә буяулы Индия чәйләрен кулланырга, үзебезнең кырларда, урманнарда күкрәп үскән иван-чәйләрне кулланмыйча.

— Әсхәр абый, чираттагы соравым шундый "Дару бит - ул агу да булуы мөмкин, дөрес кулланмасаң"?

— Шулай, килешәм. Һәрбер чирнең үзенчәлеге бар. Диабет, кан басымы, гипертония һәм башка авыруларыгыз булса, иң башта өйрәнегез. Кеше гомумән, 30-40 төр үләнне танырга, аларның сихәтле якларын белергә тиеш. Бер ел эчендә 5 төрле үләнне танырга, ничек куллануларын өйрәнегез, исемнәрен ятлагыз!

— Соңгы елларда сары мәтрүшкәне күпләр хуп күрә. Әллә инде ул шифалырак, дәвасы көчлерәкме?

— Сары мәтрүшкәнең кеше организмына файдасы шактый зур, гадәти мәтрүшкәдән дә бик нык аерылып тора.

— Әле ямьле җәй, июль челләсе дәвам итә. Кемнәр бик белеп бетерми, яңа гына дару үләннәрен, чәйгә хуш ислеләрне җыя башлый, киңәшләрегез нинди булыр?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

— Рәсми матбугаттан, китаплардан, төрле кулланмалардан укып белү хәерлерәк. Саклау мәсьәләсенә килгәндә - банкаларда, тимер савытларда һәм контейнерларда, кечкенә капчыкларда мөмкин була. Һәр үләннең үз сыйфаты, шуңардан да бәйле ул.

https://omet-rb.com/news/s-lam-tlek/2024-07-07/tesh-tabiby-sh-r-zamanov-sary-m-tr-shk-faydylarak-3838599

Сары мәтрүшкәнең (зверобой) файдалы яклары

Сары мәтрүшкәне ашказаны-эчәк тракты, үт куыгы һәм үт юллары ялкынсынуы вакытында кулланалар.

Ул организмның көчен арттыра, тынычландыра, капиллярларны ныгыта. Аның ютәлдән, тын бетүдән, йөрәк хәлсезлегеннән, ангинадан, ревматизмнан, төнлә бәвел тотмаганнан да шифасы бар.

Сары мәтрүшкә кан басымын күтәрә, гипертониядән интегүчеләргә аны башка үләннәр белән кушып кына эчәргә мөмкин.

Үләннәр белән дәвалана башлаганчы, табиб белән киңәшү мөһим!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев