erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Теш табибы Эльвира Алимова: Йоклаганда теш шыгырдату гадәте организмга зур зыян салырга мөмкин

Йоклаганда теш шыгырдату – күпләргә таныш күренеш. Еш кына аңа әллә ни игътибар да бирмибез. Сызламый, авыртмый, борчымый икән, борчылырга сәбәп юк дигәнрәк караш яши. Әмма белгечләр, йоклаганда теш шыгырдату җитди авыру билгесе дә булырга мөмкин, дип кисәтә. Бу очракта нинди авырулар турында сүз бара? Теш шыгырдатуның нинди сәбәпләре бар? Теш табибы Эльвира Алимова шул сорауларга җавап бирде.

– Ни өчен кеше йоклаганда теш шыгырдата?

– Йоклаганда кайберәүләрнең чәйнәү мускуллары кысыла. Шул сәбәпле кеше теш шыгырдата. Бу күренеш бруксизм дип атала. Ул еш кына стресс аркасында килеп чыга. Организм аңа шул рәвешле җавап кайтара. Теш казналары дөрес урнашмаган, тешләре җитәрлек санда булмаган, бозыла башлаган тешне саклау өчен киертелә торган металл тышча (коронка) дөрес сайланмаган очракта да кеше йоклаганда теш шыгырдатырга мөмкин. Ул өч тармаклы нерв ялкынсынуы, неврологик, борын авыруларының да беренче билгесе була ала.

– Бу күренеш нәрсәсе белән куркыныч?

– Игътибарсыз калдырсаң, йоклаганда теш шыгырдату гадәте организмга зур зыян салырга мөмкин. Әйтик, йоклаганда даими рәвештә теш шыгырдаткан кешенең казналыклары авырта, эмале кыршылу аркасында, тешләре уала, коела башлый. Тора-бара кеше әйбер тешләгәндә дә авырту сизәргә мөмкин. Бруксизм баш авыртуга (мигрень) да сәбәп була ала. Теш шыгырдатканда организм тиешенчә ял итә алмый. Бу исә, үз чиратында, депрессия, нерв какшауга китерергә мөмкин. Бруксизм 7 яшькә кадәрге балалар арасында аеруча еш күзәтелә. Бу сөт тешләре чыгу, аларның төшеп, даими тешләргә алышынуына бәйле. Бала җиде яшьтән соң да теш шыгырдатса, белгеч белән киңәшләшергә кирәк.

– Андый чакта кайсы белгечкә мөрәҗәгать итәргә?

– Бруксизмнан интеккән кеше иң беренче чиратта стоматолог-ортопед яки ортодонтка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ул теш казналыкларын, протез, коронка, пломбаларның ни рәвешле урнашуын тикшерәчәк. Кирәк икән, аларны төзәтеп тә җибәрәчәк. Бруксизмны дәвалау өчен, кешегә махсус пластик каплар киясе булачак. Аларны теш табибы белән бергә сайларга кирәк. Бу пластик каплар индивидуаль рәвештә, полимер материаллардан эшләнә. Аларны йоклар алдыннан кияләр. Ул аскы һәм өске тешләрне бер-берсенә тиюдән саклый. Нәтиҗәдә, эмаль да сафтан чыкмый. Әгәр бруксизмның төп сәбәбе тешләргә бәйле булмаса, невролог яки психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Организмында бабасыр булса, бала йоклаганда теш шыгырдата, диләр…

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мәктәпкәчә яшьтәге бала организмында еш кына паразит суалчаннар (гельминтлар) була. Шуңа күрә күпләр йоклаганда теш шыгырдатуның сәбәбен шуннан күрә. Имеш, гельминтлар аркасында, организмда төкерек бүленеп чыгу көчәя. Бу исә, үз чиратында, казналык кысылуга, шуңа бәйле рәвештә тыш шыгырдатуга китерә. Әмма күпсанлы тикшеренүләр моның бары тик очраклык булуын гына раслый. Баланың теш шыгырдатуы белән бабасыр арасында бернинди бәйләнеш тә юк.

Йоклаганда теш шыгырдатмас өчен берничә киңәш

– Ярты елга бер тапкыр теш табибына, неврологка күренеп торыгыз.

– Казналыкны көн дәвамында эшкә җигегез. Каты яшелчә, җиләк-җимеш кимерү аеруча файдалы.

– Стресстан сакланыгыз. Ешрак елмаю, көлү, яхшы эшләр башкару, шоколад ашау моннан коткара.

– Теш шыгырдатудан саклану өчен, каһвә кебек энергетик эчемлекләр белән дә мавыкмау хәерле.

Динә Гыйлаҗиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X