erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Төш күрүнең кеше тормышындагы роле: «Кияүгә чыгуымны төштә күрдем»

Уртача алганда, кеше гомеренең өчтән бер өлешен йоклап үткәрә (»Шәһри Казан», Лилия Гайнуллина)

Йокы – организмның иң мөһим ихтыяҗларыннан берсе. Бөтендөнья йокы көне барлыкка килүе гаҗәп тә түгел. Аны ел саен җомга көнне язгы көн белән төн тигезләшү көне алдыннан билгеләп үтәләр. 2025 елда әлеге бәйрәм 14 мартка туры килә. Йокы, төш күрү турында Казан федераль университеты клиникасының табиб-сомнологы Лилия Шаһиәхмәтова белән сөйләшәбез, дип яза Шәһри Казан

– Йокы, төшләр турында тулы бер фән өйрәнә. Аларга аңлатма биреп китегез әле.

– Йокы (лат. somnus) – әйләнә-тирә дөньяга түбән реакция белән характерлана торган уяулык халәтенә капма-каршы табигый физиологик халәт. Сомнология – йокы бозылуларны тикшерү, диагностикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнүче фән.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, олы кешегә тәүлегенә алтыдан сигез сәгатькә кадәр йокларга кирәк. Йокы җитмәү куркынычы турында галимнәр тарафыннан кат-кат әйтелде. Ул тормыш сыйфатына, кәефкә, эшкә сәләтлелеккә, кәефкә сизелерлек йогынты ясый, картаю процессын тизләтә.

Шулай ук хроник йокысызлык баш миенә тискәре йогынты ясый. Йокысыз үткәргән төннәр баш миендә психика бозылуга китерә. Ике тәүлек йокламау аркасында гормональ фон үзгәрә һәм нейрон бәйләнешләре бозыла. Ә өч һәм аннан да күбрәк тәүлек йокысызлыктан соң баш мие күзәнәкләре таркала башлый, шулай ук эчке органнарга, бигрәк тә йөрәккә йөкләнеш арта.

Җиде-сигез сәгатьлек төнге йокы вакытында баш мие утыз минуттан уртача сәгать ярымга кадәр тирән йокыга тала, аның артыннан ун-унбиш минутлык тиз йокы күренешләре башлана. Ә төн ахырына таба, әгәр йоклаган кешегә берни комачауламаса, әкрен йокының дәвамлылыгы кими, ә тиз-кызу йокы күренешләренең саны арта. Шул чакта уятсаң, ул төш күреп ятуын әйтер. 

– Әйтик, фаҗигале хәлләр, кеше үлеме турында язма әзерләгәндә, күп геройлардан якын кешесенең үлемен алдан төштә күрүе турында ишетергә туры килә. Төш – нидер белгертү халәте дәме?

– Йокы – кеше миенең, аның эшчәнлегенең иң серле халәтләренең берсе. Күп кенә галимнәр, психологлар, эзотериклар төш күрүнең нәрсә икәнен һәм аны ничек аңлатырга икәнен күптән тикшерәләр. Төшләр баш миенең эшләве, аның билгеле бер фикерләр белән мәшгуль булуы белән бәйле. Әгәр кеше стресс хәлендә булса, аңа куркыныч төшләр керә. Гомумән алганда, җир шарында яшәүче 5 процент кеше атнага бер тапкыр куркыныч төш күрә.  Психик авырулары булган кешеләр арасында алар күбрәк: әйтик, теге яки бу хәл аркасында җәрәхәт алган өлкән яшьтәге кешеләрнең 75 проценты һәм хәтере бозылган кешеләрнең яртысы мондый куркыныч төшләр күрүдән иза чигә.

Гадәттә, төшләр тормышта көчле тәэсирләнү нәтиҗәсендә кайгырудан соң, шулай ук озак йоклаганда керәләр.  Әгәр дә берәр нәрсәдән нык куркасың икән, димәк, шул хәл төшеңдә дә кабатланачак. Куркыныч төшнең һәр нечкәлеге хәтердә нык кереп кала  Хәтта кайбер дару куллану да төшләр күрүне китереп чыгарырга мөмкин

Әгәр кеше каядыр соңга калудан курка икән, ул төшендә үзенең сикереп торуын, йөгерүен күрергә мөмкин. Авыручы кеше еш кына төшендә ниндидер күңелсез күренешләр күрә. Коронавирус кешенең нерв системасына бик көчле йогынты ясый. Әйтик, күп кенә сырхаулар чирләп китәр алдыннан бик куркыныч төшләр күрүләре турында сөйләгән. Әгәр якын кешеңне югалтсаң, әле шактый озак вакыт бу кеше турында төш күрергә мөмкинсез.

Төшләр киләчәкне алдан әйтеп кенә калмый. Йокы – ул уяу вакытта булган интуиция, ләкин без аны ишетмәскә дә мөмкинбез. Ниндидер символик һәм метафорик формада төшләр беренче чиратта игътибар итәргә кирәк булган хәлләрне күрсәтә ала. Төшләрне дөрес аңлатуны сез үзегез генә, берничә киңәшкә таянып кына эшли аласыз.

Йокы вакытында баш миендә саклана торган мәгълүмат өстенлек итә:

үткәннәр турында хәтер;

сезнең курку һәм борчылуларыгыз;

шулай ук киләчәккә өметләр, фаразлар һәм планнар.

Моннан тыш, төшләрдә берничә сюжет булырга мөмкин.

Төш күрү - кеше тормышындагы могҗиза. Аның өчен нинди дә булса тырышлык, көч кую, чыгымнар да таләп ителми...

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев